Ту Юю
Тәрҗемәи хәле
1930 елда Кытай Республикасының Чжэцзян провинциясе Нинбо шәһәрендә туа. 1951 елда Пекин университетының медицина факультетына керә; 1952 елда Пекин университетыннан Пекин медицина институты аерымлана (2000 елда кабат Пекин университеты белән кушыла), Ту Юю 1955 елда аның фармакология факультетынтәмамлый. Моннан соң ул ике ел ярым традицион кытай медицинасын өйрәнә, шуннан Традицион кытай медицинасы институтында эшли башлый.
Мактаулы бүләкләре
- Ласкер премиясе (2011).
- Медицина һәм физиология буенча Нобель премиясе (2015)
Ту Ююга Нобель премиясе малярияны дәвалау өчен кулланылучы артемизининны ачкан өчен бирелә, бу препарат бер еллык әремнән (Artemisia annua) алына. Ту Юю физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе алган беренче этник кытай хатыны һәм беренче КХР гражданы була[3].
Искәрмәләр
- ↑ Tu Youyou // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Youyou Tu // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Космарский А. А паразиты — никогда! Lenta.ru (5 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2015.
Сылтамалар
- Вручена Нобелевская премия по физиологии и медицине в 2015 году. ТАСС (2015-10-05). 8 октябрь 2015 тикшерелгән.
- Андрей Бабицкий From me Ту Юю: за что вручили Нобелевскую премию по медицине. RBC.ru (5 октября 2015). 5 октября 2015 тикшерелгән.