Тычканлылар

Тычканлылар, яки тычканнар (лат. Muridae) — кимерүчеләр отрядына керүче имезүче хайваннар семьялыгы (Rodentia). Тән озынлыгы 5 сантиметрдан башлап (кечкенә тычкан) 48 сантиметрга кадәр (нәзек койрыклы күсе Phloeomys cumingi). Бөтен җирдә таралган, күпчелек төрләре тропик һәм субтропик урманнарда. Төньяк һәм Көньяк Америкага һәм күп кенә утрауларга кертелгән.

Россия фаунасында 13 төргә якын тычканлылар очрый.

Биология

Тычканнар (шулай ук күселәр) төнлә һәм эңгер-меңгердә аеруча актив. Күпчелеге орлыклар белән тукланып җирдә тормыш алып бара, кайбер өлеше — хайван ризыгы ашый. Кайберләре — синантроп хайваннар (өй тычканы, кайбер күселәр). Елның җылы вакытында үрчи, кеше өйләрендә — ел буе. 1,5—3 айда җенси яктан өлгерәләр.

Классификация

Семьялык үз эченә 4 ассемьялык, 147 ыруг һәм 701 төр ала.

Кеше өчен әһәмияте

Тычканнар — күп кенә паразитлар йөртүче, кеше һәм йорт хайваннары авыруларын, шулай ук куркыныч инфекцияләрне кузгатучылар. Бөртеклеләр һәм урман хуҗалыкларна, азык-төлек һәм төзелеш материалларына зур зыян китерәләр. Иң зур зыянны Mus (мәсәлән, өй тычканы (Mus musculus)) ыругы тычканнары китерәләр. Көрәш чаралары: азык-төлеккә керү юлын ябу, куркыту (ультратавыш нурланышы: тычканнар 40 кГц кадәр ешлык ишетәләр), санны тоткыннар һәм агу ярдәмендә көйләү.

undefined

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Искәрмәләр

  1. 1 2 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2004.
  2. 1 2 3 Wilson D. E., Reeder D. M. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / за ред. Z. Zhang — 2011. — Т. 3148, вип. 1. — С. 56–60. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  3. Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0

Төркемнәр