Тәлгать Шаһиев

Шаһиев Тәлгать Мөхәммәтгали улы 1947 елның 15 августында Күлле Киме авылында туа.

1965 елда хәрби хезмәткә алына һәм Сарытау өлкәсендә 3 ел хезмәт итә.

1969 елда Казан дәүләт медицина институтына укырга керә.

Укуын тәмамлаганнан соң Тәлгать Мөхәммәтгали улы Әтнәбезгә әйләнеп кайта һәм больницада теш табибы булып эшли башлый.

Халык театрында уйнаган рольләре:

Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал”ы – Гыйльманов

Туфан Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш”

Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал” драмасы белән Бөтенсоюз фестивале лауреаты һәм өченче мәртәбә Бөтенроссия смотры лауреаты. Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” әсәре белән Республика смотрында лауреат.

Искәрмәләр