Төпкилде ҖЭС
Калып:Электр станциясе Төпкилде җил электр станциясе (баш. Төпкилде ел электр станцияһы, рус. Ветряная электростанция Төпкильды) — җил электр станциясе, Туймазы районындагы Төпкилде авылы янында урнашкан. Гомум егәрлеге — 2,2 МВт (Русиядә өченче урын). Дүрт җил агрегатыннан тора. Башкортстан генерацияләү компаниясе филиалы.
2010 елда ҖЭС 0,30 млн кВт·с электр энергиясен бирде[1][2]. 2008-10 елларда урнаштырылган егәрлекнең куллану коэффициенты 2,2 %-тан артык булмаган.
Тарих
«Төпкилде» җил паркы Башкортэнерго компаниясы тарафыннан 2002 елда ачылган. Кертү-көйләү һәм монтаж эшләре 2001 елда тәмам булганнар һәм электр энергиясе җитештерелә башланган.[1]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Схема и программа развития электроэнергетики Республики Башкортастан нa 2012—2017 годы
- ↑ Годовой отчет ОАО «Башкирэнерго» за 2010 год