Удмурт Республикасы Дәүләт гербы
Удмурт Республикасы Дәүләт гербы, Удмуртия илтамгасы (удм. Удмуртилэн гербез, рус. Герб Удмуртской Республики) — Удмурт Республикасының дәүләт символы. Республика Югары Советы карары белән 1994 елның 26 апрелендә кабул ителә. Дәүләт гербы кызыл-кара төстәге түгәрәк калканнан тора, анда канатлары ачылган ак аккош сурәтләнә, калканның әйләнәсе тигез зурлыктагы кызыл-ак-кара төстәге тасма белән уратып алына. Калканның Кызыл яртысы түгәрәкнең өске өлешендә урнаша[1].
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ О внесении изменений в Конституцию (основной Закон) Удмуртской АССР. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2020. Архивировано 13 гыйнвар 2016 года.
Әдәбият
- Удмуртская Республика : Энциклопедия / гл. ред. В. В. Туганаев. — 2-е изд., испр. и доп. — Ижевск : Издательство «Удмуртия», 2008. — 768 с. — 2200 экз. — ISBN 978-5-7659-0486-2.
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |