Улус

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

УЛУС «улус, административная единица; стойбище (в Сибири); страна, государство (в XV–XVI веках.)» – кайбер әдәбиятта олыс дип языла, ләкин сөйләм телендә чагылыш тапмый. К. куман., алт., уйг., чыгт., госм. ([1]) улус «кабиләләр берлеге», кар., уйг. улуш «халык, милләт», бор. төрки ([2]) uluš «торлак, торган җирең» ~ монг. (> тув., хак.) улус, улс «ил; халык, кешеләр» ~ монг. диал. улур «өлкә», маньч. (сол.) олор, олур «халаек» (к. [3]), чаг. үзб. ([4]) улуз «як, тараф». Дҗ. Клоусон ([5]) фикере буенча, улус сүзе монголчадан таралган, монг. телендә исә төрки улуш сүзеннән диләр. Кайбер телчеләр (к. [6]) улус сүзенең бер варианты итеп нуг., каз., к.-калп., кырг. улут > улт > ŏлт «милләт, халык; дәүләт» сүзен күрсәтәләр, ләкин, безнеңчә, бу сүз гар. әүлад сүзеннән дә булырга мөмкин (һәрхәлдә монда с > т күчеше аңлашылмый). Безнеңчә, хакыйкатькә якут филологлары тәкъдим иткән этимология якын: улус < улу ус < улу уз «олы союз; олы киңәш, олы килешү» (бу фаразны семантик җәһәттән улус сүзенең «киңәш, җыелыш; кәрт уенында бер кулда барча корольләр булу хәле» мәгъ. булу куәтли), к. [7] Рус. улус тур. [8]; гар., фар. һ.б. чыганакларда ӯлӯс сүзенең кулланылышы һәм мәгънәсе тур. к. [9] XVI г. тат. телендә улус «ватан» мәгъ. кулланылган, Казанның соңгы якчылары «үзебезнең улусыбыз өчен үләбез» дип әйткәннәр. Соңыннан улус сүзе әд. телдә сирәгрәк кулланыла башлаган һәм аны тәнәйтү тәҗрибәләре дә уңышка ирешмәгән. Шунлыктан бу сүзнең деривациясе дә юк диярлек.

Улус ~ улуш сүзе, төрки телләрдән алынып, элекке укр. һ.б. слав., ш. ук Балкан телләр союзы телләрендә дә кулланылган. Тик рус волость сүзен төрки улус сүзеннән чыгару акланмый (*килешеб булмый!), чөнки рус сүзе закончалыклы рәвештә власть ~ владеть сүзләре белән тамырдаш. [10]

* рус. область ул "өлеш" : об- һәм *volstь ; ә во́лость "область, территория, государство, власть" [11];
димәк рус.область "өлеш" = улус = рус.власть

һәм урус сүзе < (л>р) улус сүзеннәндә булу ихтимал.


  1. Радлов I: 1696–1697
  2. ДТС: 611
  3. ССТМЯ II: 16
  4. ЎХШЛ: 268
  5. Clauson: 153
  6. Бертагаев 1951; ЭСТЯ I: 592
  7. Антонов: 102.
  8. Аникин: 583 (шунда ук арытабангы бай әдәбият күрсәтелә)
  9. Будагов I: 88–89.
  10. Тэтимол 2015
  11. Фасмер