Умырзая

Умырзая, яки Галантус (лат. Galanthus) — Амариллислылар гаиләсеннән күпъеллык үләннәр төре.

Атамасы

Аларның фәнни исеме-галантус, борынгы грек теленнән тәрҗемәдә "сөтле чәчәк" дигәнне аңлата. Алар амариллисовлар гаиләсенә керәләр. Барлыгы, гибридларны санамый, кимендә 18 төр бар. Матур төсле булу сәбәпле, Англиядә чәчәкләр «кар алкалары», ә Германиядә – «кар кыңгыраулары» дип аталган шигъри исемгә ия. Россиядә умырзаяларга бирелгән исем аларның бик иртә, әле кар эреп беткәнче үк, барлыкка килүе белән бәйле.

Таралышы

Умырзаялар күбесенчә Үзәк һәм Көньяк Европа территориясендә, Кара диңгез ярында, Каспий диңгезенең көнбатыш ярында һәм Кече Азиядә таралганнар.

Умырзаялар Кызыл китапка кертелгән, чөнки аларга юкка чыгу куркынычлыгы яный. Хәер, алар декоратив үсемлекләр дә дип саналалар. Чәчәк үстерүчеләр аларны бакчаларда үстерәләр.

Тасвирлама

Умырзаялар зур төркемнәр белән үсәләр. Башта чәчәкләр кояшка тартылалар, әмма вакытлар узу белән бутоннар баш ияләр. Форма буенча алар кыңгырауларны хәтерләтәләр. Умырзая чәчәге бер тамчы карга охшаган. Чәчәкнең куе яшел яки яшькелт төстәге ике яфрагы бар. Үсемлекнең озынлыгы 10-20 см була ала. Чәчәге алты нәфис таҗдан тора. Аларның өчесе эчке рәттә, ә калганнары аларны әйләндереп ала. Чәчәк ату чоры 2 атна дәвам итә. Чәчәкләр кар эреп беткәннән соң юкка чыга.

Урман умырзаясы элек-электән яз, чисталык, яшьлек һәм сафлык символы булып тора, шулай ук бүгенгесенә дә, киләчәгенә дә сөенергә, уңышсызлыклар турында хатирәләрне үз йөрәгеннән куарга кирәклеге турында сөйли. Шуңа күрә бу назлы, матур чәчәкләрнең бик популяр булуы гаҗәп тә түгел.

Искәрмәләр

  1. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  2. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052

Чыганаклар

Төркемнәр