Феликс Мотль

Мотль Феликс (алман. Felix Josef von Mottl - (24 август 1856) [5] - 2 июль 1911, Мюнхен) — Австрия дирижёры һәм композиторы.

Тәрҗемәи хәле

Балалык елларында Феликс Венаның малайлар хорында җырлый. Ул Вена консерваториясендә Антон Брукнердан музыка теориясен, композицияны Феликс Дессофтан, дирижёрлыкны Йозеф Хельмесбергердан, фортепианода уйнарга Антон Доордан өйрәнгән

1876 елда Байрёйтта беренче Вагнер фестивален әзерләүдә актив катнаша. 1903 елдан - Калып:Мюнхен операсында генеральмузикдиректор, бер үк вакытта Байрёйттә Р.Вагнерның (1886 елда «Тристан һәм Изольда»), Лондонда (1898 елда «Нибелунг божрасы» - «Ковент-Гарден театрында ) концерт дирижёры буларак чыгыш ясый.

Яшь чагыннан үк үзен Рихард Вагнер музыкасы интерпретаторы буларак таныта. Студент елларында ук Вена Вагнер җәмгыятенең дирижёры була. 1876 ел Ганс Рихтерга ноталарга корректор, төзәтмәләр кертүче коррепетитор була. Байрёйт фестивалендә "Нибелунг боҗрасы" тетралогиясенең беренче тулы куелышында ярдәм итә.Аннары ул фестивальдә дирижёр булып гел чыгыш ясый. (1886 - 1906 елларда 69 спектакль, 1903 елда Метрополитен-Операда америка "Парсифаль" премьерасын алып бара, шулай ук ​​Лондонда , Мәскәүдә һәм Санкт-Петербург сәхнәләрендә һ.б. чыгышлар ясый.

1881 елдан Карлсруэдагы театрда һәм филармония хорында дирижёр, 1893 елда генеральмузикдиректор булып китә.

1907 елданМюнхенда генеральмузикдиректор.

Берничә опера, кыллы квартет, җырлар авторы.

1911 елның 21 июнендә Вагнерның «Тристан һәм Изольда» операсы белән дирижёрлык иткәндә инфаркт кичерә, хастаханәдә үлә.

Хәтер

  • Венаның Дёблинг районында бер урам Мотль (алман. Felix-Mottl-Straße) исеме белән атала.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Felix Mottl // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. 1 2 Felix Josef Mottl // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  3. 1 2 Archivio Storico Ricordi — 1808.
  4. Мотль Феликс // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  5. В источниках начала XX века встречаются и другие варианты даты рождения.

Әдәбият

  • Моттль, Феликс // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  • Frithjof Haas: Der Magier am Dirigentenpult. Felix Mottl. Info Verlag, Karlsruhe 2006, ISBN 3-88190-424-7, (Hoepfner-Bibliothek).
  • Clarissa Höschel: Der Nachlass Felix Mottls. Neue Einsichten zum New Yorker Aufenthalt 1903/04. In: Musik in Bayern, Nr. 74 (2009), S. 97-115.

Тема буенча өстәмә