Феоктист Богоявленский
Феоктист Богоявленский ( — ) — химик, профессор (1926). 1909-1918 елларда Киев политехника университетында эшли. 1919-1925 елларда УССРның төрле сәнәгать оешмаларында эшли, бер үк вакытта Остер шәһәрендә техникум директоры (1924-1925). 1925-1932 елларда Шостка химия-технология институтында кафедра мөдире. 1932 елдан Казанда: Казан университетының нәорганик химия (1932-1939), КМИнең нәорганик һәм аналитик химия (1935-1954), Казан стоматология инситутының химия (1939-1952) кафедралары мөдире. Хезмәтләре аналитик химиягә карый. Гомуми химия, сыйфат анализы буенча урта һәм югары уку йортлар өчен дәреслекләр авторы.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В