Фернат Насыйбуллин
Фернат Насыйбуллин - актер. 1976 елның 30 июнендә ТАССРның Яшел Үзән районы Норлат авылында туа.
1998 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.
1998-2012 елларда К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.
2013 елның сентябреннән Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли.
2020 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.
Сылтамалар
- Насыйбуллин Фернат Фәрит улы(үле сылтама). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры
- Фернат Насыйбуллин: «Дәрәҗәлерәк рольләр уйныйсым килде». Шәһри Казан. 19 февраль 2017