Фидель Кастро

Фиде́ль Алеха́ндро Ка́стро Рус (исп. Fidel Alejandro Castro Ruz (Speaker Icon.svg audio), 13 август 1926 ел25 ноябрь 2016) — Куба инкыйлабчысы, сәясәтче, команданте, 1959 елдан 2008 елга кадәр Куба җитәкчесе.

Үзенең энесе Рауль Кастро һәм аргентиналы Эрнесто Че Гевара белән берлектә Кубадагы диктатор Батистага каршы инкыйлаби хәрәкәтләр алып баралар. Инкыйлабны җиңгәч 1959 елның 1 гыйнварында Фидель Кастро Кубаның премьер-министры була, ә 1976 елдан 2008 елга кадәр — аның президенты.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Фидель Кастро

Искәрмәләр

  1. Fidel Castro // Filmportal.de — 2005.
  2. Fidel Castro Ruz // Gran Enciclopèdia Catalana (кат.)Grup Enciclopèdia, 1968.

Тема буенча өстәмә