Фирая Әкбәрова
Фирая Әкбәрова, Фирая Барый кызы Әкбәрова (1952 елның 2 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Югары Ослан районы, Кызыл Байрак) ― драма актеры, Камал театры артисты (1974 елдан). Татарстанның атказанган(1996) һәм халык (2012) артисты.
Тәрҗемәи хәле
Әкбәрова Фирая Барый кызы 1952 елның 2 июнендә Татарстанның Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Татар академия театрына кабул ителә. Фирая Барый кызы күп вакыт балалар рольләрен уйный һәм алар эмоциональ, тормышчан сурәтләнәләр. Аннан тыш төрле характердагы олылар рольләрен дә башкара. Иҗатының башында яшүсмер кыз һәм малайлар, соңгы елларда төрле характердагы хатын-кызлар һәм карчыклар ролен оста башкаручы актриса.
Рольләре
- Пелагея — «Солдат хатыны» (Н.Анкилов)
- Катя — «Тәкәббер гашыйклар» (А.Кузнецов)
- Дорина — «Суган суфые» (Ж.-Б.Мольер)
- Үлмәс — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов)
- Акбикә — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш)
- Гөлфия — «Дуслар җыелган җирдә»
- Дүрткүз — «Авыл эте Акбай»
- Сурия — “Шулай булды шул”,
- Нина — «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин)
- Гүзәлия, Фатыйма — «Талак, талак» (Х.Вахит)
- Лелька — «Бер төн» (Б.Горбатов)
- Хәдичә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин)
- Фаина — «Булмас димә — дөнья бу» (А.Вампилов)
- Гайниҗамал — «Банкрот», Хәмидә — «Каениш», Мәхупҗамал — «Бүләк өчен» (Г.Камал)
- Сафура — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт) һ.б.
Гаиләсе
Тормыш иптәше - Рәшит Әкбәров, шулай ук Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылыннан. Ул 2007нче елда үлгән. Аларның 2 улы бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1996 ― Татарстанның атказанган артисты
- 2012 ― Татарстан Республикасының халык артисты
- 2022 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― күпьеллык намуслы хезмәте һәм театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен[1][2]
Чыганаклар
Искәрмәләр
- ↑ Миңнеханов Татарстанда яшәүче биш кешене «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләде. Татар-информ, 14.06.2022
- ↑ Татарстан Президенты Указы № УП―414, 10.06.2022 (PDF), archived from the original (PDF) on 2022-11-26, retrieved 2022-06-14