Фиркат Мәхмүтов
Мәхмүтов Фиркат Абделхак улы (27.7.1937, ТАССР, Чүпрәле районы, Яңа Кәкерле авылы - 22.11.1998, Чуаш Республикасы, Новочебоксарск шәһәре) —төзүче, Россия Федерациясенең (1992), Чуаш Республикасының (1980) атказанган төзүчесе.
Яңа Кәкерле җидеелык мәктәбен (1952), Канаш (Чуаш АССР) төзелеш техникумын тәмамлаган. 1962 елдан Чуваш Республикасы «Спецстроймеханизация» трестының 3 номерлы Механикалаштыру идарәсендә (хәзер СУ-5 ОАО «Дорисс»): бетончылар бригадиры (1962-69), юл эшләре бригадасы бригадиры (1969-98). Чуваш Республикасы "Химпром" җитештерү берләшмәсе объектларын төзүдә катнашкан. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.