Флак

Мәйданы 298 кв. км булган Флак регионы Маврикийның 9 дистриктларының берсе булып тора. Унынчы дистрикт булып Родригес тора, ул автономиягә ия. Янәшә дистриктлар булып төньякта Ривьер-дю-Ремнар, көнбатышта Мока һәм көньякта Гран-Порт тора. Көнчыгыш өлеше Һинд океаны белән чиктәш.

Икътисад

Утрауның бу көнчыгыш өлешендә күбесенчә шикәр камышы үстерәләр. Бу тармакта күп кеше эшли: шикәр камышы буенча эшчеләр дә, кечкенә плантация хуҗалары да.

Тарихы

Флак сүзе Нидерланд теленнән алынган. Нидерландлылар регионның беренче яшәүчеләре булган.

Кызыклы урыннар

  • Belle Mare, Palmar һәм Trou d'Eau Douce җәмәгать пляжлары;
  • Боланнар утравы;
  • Якшәмбе көннәрендә Үзәк Флак базары;
  • Манзаралы Quatre Cocos авылы;
  • Riviere Sud Est елгасының төшүе.
Файл:Lagon TDD.jpg
Trou d'Eau Douce пляжы.

Төркемнәр