Фране Булич

Фра́не Бу́лич (хорв. Frane Bulić; 4 октябрь 1846, Враниц29 июль 1934, Загреб) — Хорватия билгеле археологы, галим, сәнгать белгече, тарихчы, катулик рухание, сәясәтче.

Фране Булич 1846 елның 4 октябрендә Хорватинең Враниц шәһәрендә туган. Вена университетын тәмамлый. Хорватия фән һәм сәнгать академиясендә эшли.

1883 - 1920 елларда — Сплиттагы археологик музей директоры итеп тәгаенләнә һәм Император Диоклетиан сарае гореф-гадәтен саклаучы булып эшли. Борынгы Рим һәм урта гасырлар буенча белгеч булып таныла.

Далмациядә борыңгы Хорватия һәм борыңгы һәйкәлләрне, шул исәптән борыңгы Рим Солин шәһәре хәрабәләрен археологик тикшеренүләр аның башлангычы белән башлап җибәрелде.

1926-нчы елда Булич Загребның мактаулы резиденты исеменә лаек булды[4].

1934 елның 29 июлендә Загребта вафат була.

Искәрмәләр

  1. Record #9969848 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
  2. 1 2 Frane Bulić // Hrvatski biografski leksikon (хорв.) — 1983.
  3. 1 2 Булич Фране // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  4. Počasni građanin Grada Zagreba: 1918. - 1941. (Kraljevina Jugoslavija) (хорв.). Официальный сайт Загреба. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2011. Архивировано 13 февраль 2012 года.

Чыганаклар

  • [ Булич, Фране] — ЗСЭ