Фредрик Байер
Фредерик Байер (дан. Fredrik Bajer) – Данияле язучы һәм сәясәт эшлеклесе. Пацифистик хәрәкәткә нигез салучыларның берсе буларак исәпләнә.
Тәрҗемәи хәле
Рухани гаиләсендә туып үсә, Дания армиясендә офицер буларак хезмәт итә. 1864 елда Пруссиягә һәм Австриягә каршы сугышта катнашып лейтенант дәрәҗәсенә ирешә. 1865 елда армия хезмәтеннән китә һәм Копенһагенга күченә. Анда ул укытучы, тәрҗемәче һәм язучы буларак эшли. 1872 елда Дания Парламентына сайлана һәм анда киләсе 23 ел буена урын алып тора. Парламент әгъзасы буларак халыкара арбитражны төрле низагъларны туктатуда куллану өчен зур эшчәнлек алып бара. Шулай ук Даниядәге һәм Аурупадагы күпсанлы тынычлык оешмаларының эшчәнлеген яклый торган була.
1891 елдан 1907 елга кадәр Халыкара тынычлык бюросының рәисе булып тора. 1908 елда Клас Понтус Арнольдсон белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясен ала.
Шулай ук карагыз
- ↑ Fredrik Bajer // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Fredrik Bajer // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag