Фриз утраулары

Фриз утраулары (нид. Waddeneilanden, алман. Friesischen Inseln, дан. Vadehavsøer) — Төньяк диңгездәге утраулар төркеме, Нидерландлар, Алмания һәм Дания составында. Нидерландлардан Ютландия ярымутрвына хәтле якынча 250 километрга сузылган һәм өч төркемгә бүленә (Көнбатыш Фриз утраулары, Көнчыгыш Фриз утраулары вә Төньяк Фриз утраулары). Кыйтгадан ваттлар полосасы белән аерылган. Тәбәнәк (20 метргача) үрләр, арчанлыклар, нарат урманнары бар. Тыюлыклар, климатик курортлар бар.

Фриз халкы исеме белән аталган.