Халидә Сөнгатуллина

Халидә Мәгъфүрьян кызы Сөнгатуллина (Итәй) ― Татарстанның атказанган (2008) һәм халык (2019) артисты, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

Халидә Мәгъфүрьян кызы Сөнгатуллина БАССР Илеш районы Итәй авылында туа. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк була. Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашеваларны тыңлап, хозурланып үсә, радиопостановкалар тыңлап туймый.

1994 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 1989 елның сентябреннән Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли. Беренче роле — И. Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» спектаклендә Роза (1989).

Бүләкләре

  • Татарстан Республикасының атказанган артисты (2008);
  • Татарстан Республикасының халык артисты (2019);
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (2012);
  • Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантының «Таяныч һәм авторитет» номинациясендә җиңүче (2013);
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2015).

2025 елда «Куркак батыр» спектаклендәге Әби роле өчен «Тантана» республика театр премиясенең «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясенә тәкъдим ителә[1].

Рольләре

  • Роза — «Сандугачлар килгән безгә» (И.Юзеев, 1989);
  • Куян, Шүрәле, Аю — «Тозакка төшкән аучы» (Н.Дәүли, 1989);
  • Үги кыз Мәфтуха — «Үги кыз» (Ә.Әхмәт, 1990);
  • Гөлфинә, Сәрвиназ — «Уеннан уймак» (Ш.Зәйни, 1990);
  • Гөлчәһрә — «Атылган йолдыз» (Ф.Бәйрәмова, 1991);
  • Бурсык, Тиен — «Кадерне белмәүче бурсык» (Н.Новосельская, Ә.Камал тәрҗ, 1992);
  • Гөлнур, Луиза — «Хыялдагы дөнья» (Ф.Галиев, 1993);
  • Рәхилә — «Беренче мәхәббәт» (Х.Вахит, 1993);
  • Баян — «Оят төне» (Б.Мукаев, Н.Сафин тәрҗ. 1993);
  • Суфия — «Кырларым-тугайларым» (Т.Миңнуллин, 1994);
  • Көрән, Куян — «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан, 1995);
  • Җиһан — «Башмагым» (Т.Гыйззәт, 1995);
  • Зәйтүнә — «Тайгак кичү» (И.Сәлахов, Ф.Галиев инс., 1996);
  • Убырлы — «Мисс Убырлы» (Ф.Галиев, 1997);
  • Нина — «Без барабыз, барабыз» (Н.Коляда, 1998);
  • Вершанская, Руднева — «Кызлар-йолдызлар» (Ш.Рәкыйпов, Ф.Хәбибуллин инс., 1998);
  • Анна Николаевна — «Дөреслекме бу?» (Н.Бикбулатова, 1999);
  • Разыя — «Мәхәббәт өчпочмагы» (Ф.Галиев, 1999);
  • Хуҗабикә — «Босния хатыннарына мәрсия» (Н.Араз. 1999);
  • Ана — «Хикмәт бабай хикмәтләре» (А.Гаделшин, 2000);
  • Ана — «Шүрәлеләр ни атлы?» (Г.Гыйльманов, 2000);
  • Пернель — «Тартюф» (Җ.-Б.Мольер Н.Исәнбәт тәрҗ., 2001);
  • Хәлимә — «Моңлы ядкарь» (Аманулла, 2001);
  • Убырлы — «Светофорда кунакта» (Аманулла, 2002);
  • Мәрфуга — «Узма яшьлек заяга» (Ф.галиев, 2002).
  • Чичинур — «Мияубәк һәм Чичиетта» (Ф.Галиев), 2002;
  • Демони — «Гүзәл Аппаксылу» (Р.Сәгъди, 2001);
  • Мияубикә — «32 нче март» (Р.Садриев, М.Сафин, 2002);
  • Су анасы — «Алтынбәк һәм Су кызы» (М.Гыйләҗев, 2002);
  • Жозефина — «Иске курчакларда Яңа ел» (Р.Сәгъди, 2003);
  • Кыз — «Тапкыр егет» (Д.Аппакова, 2003);
  • Кошлар — «Сак-Сок» (Р.Батулла, 2003);
  • Хатын — «Көзебезнең язы» (Р.Шәриф, 2003);
  • Күрше хатын — «Бичаракай» (Р.Батулла, 2004);
  • Чуар тавык — «Килмешәк» (Х.Ибраһим, 2004);
  • Бия, Ана — «Алмачуар» (Ф.Галиев, 2004);
  • Хаҗия — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт, 2004);
  • Әби — «Кар иле патшабикәсе» (Е.Шварц, 2004);
  • Екатерина Павловна — «Сержант» (И.Сираҗи, 2005);
  • Бүре — «Гашыйк буласым килә» (Т.Миңнуллин, 2005);
  • Халык — «Серле балдак маҗаралары» (М.Закирова, 2006);
  • Сәхипҗамал Волжская — «Печән базары» (Р.Аюпов, 2006);
  • Гонерилья — «Король Лир» (У.Шекспир, 2006);
  • Дая — «Йосыф-Зөләйха» (К.Гали, Н.Гайнетдин инс., 2007);
  • Миссис маймыл — «Урман клаб» (И.Зәйниев, 2007);
  • Җәваһирә Сәлахова — «Умырзая» (Р.Харис, 2008);
  • Камилә — «Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә» (Люкс № 13)"(Рей Куни, Х.Ибраһим тәрҗ., 2008);
  • Кәҗә — « Бүре һәм Кәҗә» (Р.Корбан, 2008);
  • Убырлы — «Кышкы әкият» (Ш.Фәрхетдинов, 2008);
  • Фисалия — «Ничек миллионер булырга?» (М.Гыйләҗев, 2009);
  • Галимәбану — «Галиябану» (М.Фәйзи, 2009);
  • Убырлы — «Җиде кыз» (Н.Исәнбәт, 2011);
  • Гүзәлия — «Нигез ташлары» (Т.Миңнуллин, 2012);
  • Тренер — «Ак Барс маҗаралары» (Х.Ибраһим, 2012);
  • Миңзифа — «Кичер мине, әнкәй» (Р. Батулла, 2015);
  • Халык — «Артист» (Р.Зәйдулла, 2016);
  • Мәҗнүннең әнисе — «Ләйлә вә Мәҗнүн» (Н. Ганҗәви, Ю. Тупикина, Л. Янсуар);
  • Барду ханым — «Йомрыбаш» (Мари-Од Мюрай);
  • Кош — «Питер Пэн» (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.);
  • Мәймүнә — «Корт» (Ф.Галиев);
  • Олы Инәй — «Озын-озак балачак» (М.Кәрим).

Искәрмәләр

  1. ↑ «Тантана - 2025» театр премиясе номинантлары билгеләнде. Татар-информ (2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.