Хатанга (елга)

Хатанга (рус. Хатанга) — Россиянең Красноярск краендагы елга. Хета һәм Котуй елгалары кушылуыннан хасил булган. Лаптевлар диңгезендәге Хатанга култыгына коя.

Озынлыгы 227 км, бассейнының мәйданы 364 мең км². Төньяк Себер түбәнлегендә киң үзән буйлап ага. Нигездә кар һәм яңгыр сулары исәбенә туена. Уртача су чыгымы 3320 м³/сек. Боз кату сентябрь ахырында — октябрь башларында, июньдә боз китү күзәтелә. Төп кушылдыклар: Попигай, Хета. Балыкка бай (омул, байкал чуртаны, ялангач балык, һ.б.). Көймәләр йөрешле. Хатанга буенда бер үк исемле пристань урнашкан.

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 17. Ленско-Индигирский район. Вып. 6. Р. Хатанга, Анабар и Оленёк / под ред. А. С. Шароглазова. — Л.: Гидрометеоиздат, 1964. — 222 с.

Төркемнәр