Хисмәт Юлдашев

Хисмәт Юлдашев (Юлдашев Хисмәтулла Хәсән улы) — башкорт шагыйре.

Юлдашев Хисмәтулла Хәсән улы 1957 елның Казакъ Совет Социалистик Республикасының Кустанай өлкәсе Амангилде районы Өрпәк авылында туган. Балалык һәм үсмер чак еллары Ырымбур өлкәсе Александровка районы Исәнгилде авылында үтә. Монда сигез еллык мәктәпне тамамлагач, күрше авыл Карл Маркста урта мәктәп бетерә. Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият иниститутында югары белем ала. Хисмәт Юлдашев Г. Сәләм исемендәге премия лауреаты. 1989 елдан БР һәм РФ Язучылар берлеге әгъзасы.

Китаплары

  • Себер еле : шиғырҙар / Хисмәт Юлдашев. - Өфө : Китап, 2012. - 183 с. : ил.; 17 см

Чыганаклар

  • Утябаев А. Щит Урала // Йәшлек. 1990
  • Бикбаев Р. Обновление. Уфа: Башкнигоиздат, 1994
  • Азнагулов Р. В темноте зажглась звезда // Башкортостан. 2004