Хуан-Фернандес утраулары

Хуан-Фернандес утраулары (исп. Archipiélago Juan Fernández) — Тын океанның көньяк-көнбатышында, Көньяк Америкадан 670 км көнчыгыштарак уранашкан утраулар төркеме. Чили биләмәсе.

Дүрт утраудан (Робинзон-Крузо, Санта-Клара, Алехандро-Селкирк, Хуананго) гыйбарәт.

Субтропик урта диңгез климаты, уртача айлык температуралар +12°С тан +19°С кача. Еллык явым-төшем күләме 936 мм, күп өлеше май-август айларында ява.

Утрауларны 1574 елда испан диңгез сәяхәтчесе Хуан Фернандес ачкан. 1935 елда утраулар тыюлык итеп игълан ителгән.

Шулай ук карагыз