Хью Джекман

Хью Джекман (ингл. Hugh Michael Jackman; 12 октябрь 1968, Сидней, Яңа Көньяк Велс, Австралия) — Австралиянең кино һәм телевидение актеры, продюсер.

Киң тамашачыга «Люди Икс» фильмнары сериясендә суперкаһарман-мутант Росомаха роле белән таныла. Аның актерлык осталыгының иң югары ноктасы дип күпчелек тәнкыйтьчеләр тарафыннан «Пленницы» (2013) детектив триллердагы эше таныла[1][2].

Ул шулай ук киң тамашачыга «Кейт и Лео», «Пароль „Рыба-меч“», «Ван Хельсинг», «Фонтан», «Престиж», «Живая сталь», «Отверженные», «Робот по имени Чаппи», «Австралия» и «Величайший шоумен» фильмнары аша билгеле.

«Оскар» (2013), BAFTA (2013) һәм «Алтын глобус» (2002, 2018) премияләре номинанты; «Алтын глобус» (2013) премиясе, «Тони» театр премиясе (2004, 2012), «Эмми» телевизион премиясе (2005) һәм «Грэмми» музыкаль премиясе (2019) иясе. Австралия ордены компаньоны (2019)[3].

Шәхси тормышы

1996 елдан Джекман «Коррелли» сериалын төшергәндә очраткан актриса Деборре-ли Фернесска өйләнә[4]. Никахта балалары булмый, шуннан соң алар Джекман белән ике баланы уллыкка алалар: уллары Оскар Максимилианны (2000 елгы) һәм кызлары Аву Элиот (2005 елгы)[5][6]. Джекман сүзләренчә, «[алар] һәрвакыт тәрбиягә алынган һәм биологик балалар турында планлаштырдык һәм хыялландык. Ләкин шулай килеп чыкты ки, безнең биологик балаларыбыз булмады»[7].

2023 елның сентябрендә Хью Джекман һәм Деборра-Ли Фернесс аерылышалар. Берникадәр вакыттан соң Фернесс массакүләм мәгълүмат чараларына мөнәсәбәтләре өзелүнең сәбәбе Джекманның Саттон Фостер белән яңа мөнәсәбәтләрдә булуы белән аңлата. 2025 елның гыйнварында Джекман белән Фостер беренче тапкыр халык арасына бергә чыгалар, роман турындагы имеш-мимешләр шуның белән раслана[8]. 2025 елның маенда Хью Джекманның хатыны Деборра-Ли Фернесс, фактик аерылышудан соң ике ел узгач, рәсми рәвештә актер белән аерылышуга гариза бирә. Ир белән хатын милекне бүлешү турында уртак карарга килә алмыйлар, милекнең бәясе 250 млн долларга бәяләнә[9]. Рәсми рәвештә 2025 елның 12 июнендә аерылышалар, аерылышу турындагы гариза статусы хәзер «хәл ителгән» дип күрсәтелгән[10].

Джекман трансценденталь медитация белән шөгыльләнә[11].

Сылтамалар

  1. Шон О'Коннелл. Hugh Jackman Gives A Career-Best Performance In Toronto Film Festival-Premiering Prisoners (ингл.). Cinema Blend (5 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2013. Архивировано 9 ноябрь 2013 года.
  2. Питер Пэрес. Prisoners: 5 Ways the Hugh Jackman Thriller Is the Best in Years (ингл.). EOnline (21 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2013.
  3. Mr Hugh Michael JACKMAN - Companion of the Order of Australia. Australian Honours Search Facility. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2019.
  4. Iley, Chrissy. Hugh Jackman: The Wonderful Wizard of Oz  [ингл.] (2011-10-03). 5 июль 2019 тикшерелде.
  5. Hugh Jackman & His Wife Adopt a Daughter  [ингл.] (2005-07-27). 5 июль 2019 тикшерелде.
  6. Cagle, Jess; Juneau, Jen. Hugh Jackman on His and Wife Deb's Decision to Adopt After Struggles with Miscarriages and IVF  [ингл.] (2017-12-22). 5 июль 2019 тикшерелде.
  7. Palmer, Martyn. Hugh Jackman: 'I thought Mum would come back. She didn’t'  [ингл.] (2013-09-22). 5 июль 2019 тикшерелде.
  8. Андрей Бурков. Хью Джекман и его новая возлюбленная впервые появились на публике, чем подтвердили слухи о романе. Профиль (8 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
  9. Жена Хью Джекмана официально подала на развод. 29 май 2025 тикшерелде.
  10. Сергей Чиков, Юлия Васильева. Хью Джекман официально развелся спустя 27 лет брака. Комсомольская правда (25 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июнь 2025.
  11. Hugh Jackman and Howard Stern discuss Transcendental Meditation (ингл.). YouTube (24 июль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2012. Архивировано 22 июль 2013 года.

Тема буенча өстәмә