Хәбибулла Әхмәдуллин

Хәбибулла (Хәйбулла) Әхмәдуллин (рус. Хабибулла Ахмадуллин; 1875 ел, Биектау районы, Бикнарат авылы[1] (Дөбъяз районы)[2] — 1942 ел) — скрипкачы, профессиональ татар скрипкачылары сәнгате традицияләрен дәвам иттерүче.

Тәрҗемәи хәле

Хәбибулла Әхмәдуллин 1875 елда Биектау районының Бикнарат авылында туа.

XIX йөз ахырында Гали Зайпиннан скрипкада уйнау буенча дәресләр ала.

1942 елда вафат була.

Хезмәт юлы

Чәйханәләрдә, трактирларда һәм ярминкәләрдә чыгыш ясый.

XX йөз башында беренче татар әдәби-музыкаль кичәләрендә, гавами урыннарда концертларда катнаша, музыка уен кораллары ансамбльләрендә, Мөселман хәрби комиссариаты һәм Үзәк мөселман хәрби коллегиясе оркестрларында уйный, татар халык көйләрен скрипкада уйнап, грампластинкаларга языла.

Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында татарча спектакльләр куелганда тәнәфес-антрактларда оркестрда уйный[3].

1918—1923 елларда Казан кинотеатрында эшли.

1933 елның җәендә татар хатын-кызларыннан сәхнәгә чыккан беренче баянчы, аккомпаниатор, җырлар авторы Рокыя Ибраһимова һәм артист Хуҗа Шоңкаровның концерт бригадасы белән гастрольләргә чыга.

1933—1936 елларда Татар академия театрының колхоз филиалында, 1936 елдан Татарстан радиосында хезмәт итә.

Халык көйләрен һәм Татарстан композиторлары әсәрләрен башкара[4].

Хезмәтләре

«Казан»[5], «Аккаш»[4] маршлары, инструменталь пьесалар авторы.

Искәрмәләр

Төркемнәр