Хәдичә Гыйниятова

Хәдичә Гыйниятова (Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — җырчы (меццо-сопрано, сопрано), педагог. ТАССРның атказанган артисты (1974). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).

Иҗат юлы

1964 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый (Валентина Лазько классы). 1962—1994 елларда — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында солисты булып эшли. 1994—2009 елларда — Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында укытучы (доцент, 1999). Казан консерваториясендә 2009 елдан алып вокал сәнгате кафедрасында белем бирә[1].

2021 елның 7 гыйнварында Казанда вафат. Әтнә районы Югары Көек авылында җирләнгән[2].

Искәрмәләр

  1. Хадича Гиниатова. Кино-Театр.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2026.
  2. Педагог һәм җырчы Хәдичә Гыйниятова вафат. tatar-congress.org (11 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2026.

Сылтамалар