Хәерле иртә (фильм, 2010)
- Бу төшенчәнең башка мәгънәләре дә бар: Хәерле иртә
Хәерле иртә (ингл. Morning Glory) — 2010 елда дөнья күргән фильм. Режиссёры — Роджер Мичелл.
Эчтәлеге
Тырышчан һәм максатчан Бекки Фулер (Рэйчел Макадамс) эштән куылгач, аның карьерасы, шәхси тормышы кебек үк өметсез булып күренә. Түбән сыйфатлы иртәнге тапшыруга эшкә урнашкач, ул шушы тапшыру рейтингын күтәрү өстендә эшли башлый. Эшенең беренче көнендә үк алып баручыларның берсен эштән чыгарып, ул бу эшкә Майк Померой исемле мәшһүр журналистны ала (Һаррисон Форд). Тик журналист өметне акламыйча, Бекки тормышын яхшыртмый. Өстәвенә, инде шәхси тормыш та рәтләнә дигәндә, тапшыру язмышы да зур сорау астына куела. Бекки үзенең мөнәсәбәтләре, репутациясе, эше һәм тапшыру язмышы өчен актив көрәшкә алына...
Чыгуы
Фильм премьерасы АКШ-та 30 июль көнне узарга тиеш иде. Ләкин кинотеатрлар экраннарында ул шул ук елның 10 ноябрендә тәкъдим ителә башлады.
Актёрлар
| Актёр | Роле |
|---|---|
| Рэйчел Макадамс | продюсер Бекки Фулер |
| Һаррисон Форд | журналист Майк Померой |
| Дайан Китон | алып баручы Колин Пек |
| Джефф Голдблүм | Джерри Барнс Бекки Фулерның яңа эшендәге башлыгы |
| Патрик Уилсон | Адам Беннетт |
| Тай Баррелл | Пол МакВи |
| 50 Cent | камео |
| Tony Yayo | камео |
| Lloyd Banks | камео |
Сылтамалар
- Рәсми сайт
- «Хәерле иртә» [ингл.] Internet Movie Database сайтында
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Morning Glory ยำข่าวเช้า กู้เรตติ้ง - MONO29 TV Official Site (тайск.)
- ↑ http://www.filmaffinity.com/en/film253167.html
- ↑ http://www.imdb.com/title/tt1126618/?ref_=sr_2
- ↑ http://www.imdb.com/title/tt1126618/releaseinfo; Internet Movie Database; тикшерү датасы: 20 август 2016; әсәр яки аның атамасы теле: инглиз теле.