Хәсән Габдуллаев

Хәсән Габдуллаев (азәри. Həsən Məmmədbağır oğlu Abdullayev, 20 август 1918(19180820), Яйҗи, АДҖ — 1 сентябрь 1993, Баку) — азәри физигы, академик (1967), Азәрбайҗан ФА президенте (1970-83), ССРБ ФА әгъза-мөхбире (1970, 1991 елдан РФА әгъза-мөхбире). Фәнни хезмәтләре ярымүткәргечләр һәм ярымүткәргеч җиһазлар физикасына карый.