Чарльз Дарвин
Чарльз Дарвин | |
---|---|
ингл. Charles Robert Darwin | |
Исеме | ингл. Charles Robert Darwin |
Тулы исеме | Чарльз Ро́берт Да́рвин |
Туган көне | 12 февраль 1809 (215 яшь) |
Туган | Шрусбери шәһәре, Англия |
Вафат көне | 19 апрель 1882[1][2][…] (73 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | Биология, Геология белгече, галим |
Әтисе | Роберт Уоринг Дарвин[d][5][3] |
Анасы | Susannah Darwin[d][5][3] |
Супруга | Эмма Дарвин[d][3] |
Балалары | Anne Darwin[d][3], Дарвин, Фрэнсис[d][3], William Erasmus Darwin[d][3], Личфилд, Генриетта[d][3], Дарвин, Джордж Говард[d][3], Дарвин, Леонард[d][3], Дарвин, Гораций[d][3], Charles Waring Darwin[d][3], Elizabeth Darwin[d][3] и Mary Eleanor Darwin[d][3] |
Бүләк һәм премияләр |
Кыйрал мидәле[d] (1853) член Линнеевского общества[d] член Королевского географического общества[d] Лундын кыйрал җәмгыяте әгъзасы[d] Baly Medal[d] (1879) член Лондонского геологического общества[d] премия Брессы[d] (1875) почетный доктор Лейденского университета[d] (1875) медаль Волластона[d] (1859) |
Култамагасы |
Чарльз Ро́берт Да́рвин (дарвинчылык эволюцион фикерен нигезләүче.
Тәрҗемәи хәле
Балачак еллары һәм үсмерлек чоры
Чарльз Дарвин 1809 елның 12 февралендә Шропшир графлыгының Шрусбери шәһәрендә хәлле табиб һәм финансист булган Роберт Дарвин гаиләсендәге барлыгы алты баланың бишенчесе булып туа. 1817 елда мәктәпкә кергәндә сигез яшьлек Чарльз инде тарих һәм коллекцияләү белән таныш була. Шушы ук елның июлендә аның әнисе үлеп китә. 1818 елның сентябреннән ул олы абыйсы Эразм белән Англикан Шрусбер мәктәбенә пансионер буларак йөри башлый. Абыйсы Эразм белән Эдинбург университетына китәр алдыннан, 1825 елның җәендә ул әтисенең табиблык эшендә ярдәм итә.
Эдинбургта яшәү чоры (1825 – 1827)
Эдинбург университетында медицина өйрәнә. Уку дәверендә ул медицина фәнен кызыксыз дип таба һәм аны өйрәнүне ташлап, Джон Эдмонстоуннан таксмердия өйрәнә башлый. Монда ул биология өлкәсендә үзенең беренче ачышларын ясый.
Кембриджта яшәү чоры (1828 – 1831)
Улының медицинаны өйрәнүен ташлаганын белеп алган атасы аңа Англикан чиркәве рухание дәрәҗәсен алырга тәкъдим итә. Дарвинның үз сүзләре буенча, Эдинбургта уздырылган көннәрдә анда чиркәү тәгълиматында шикләнүләр туа. Ләкин ул шулай да имтиханнарга әзерләнә һәм 1828 елның башында Кембриджка керә.
Чарльз бик тырышып укымый һәм вакытын ауда, атта йөрүдә һ.б. шөгыльләрдә үткәрә. Аның туганы Уильям Фокс аны энтомология һәм бөҗәкләр җыю белән шөгыльләнүче кешеләр белән таныштыра. Нәтиҗәдә Дарвинда коңгызлар җыюга карата дәрт уяна.
Ул Джон Стивенс Генслоу исемле ботаника профессоры белән таныша һәм аның якын дусты, эшен дәвам итүчесе булып китә. Шушы танышуы бәрабәренә ул башка күренекле натуралист-галимнәр белән дә танышу һәм аралашу мөмкинлегенә ия була.
Джон Стивенс Генслоу Дарвинны Көньяк Америка ярларын өйрәнергә чыгучы «Бигль» корабына түләүсез булган натуралист вазифасына тәкъдим итә.
«Бигль» корабында сәяхәт (1831-1836)
Шулай ук карагыз
- ↑ Lundy D. R. Charles Robert Darwin // The Peerage (ингл.)
- ↑ Charles Darwin // Internet Speculative Fiction Database (ингл.) — 1995.
- ↑ 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 Kindred Britain
- ↑ Bedroom where Charles Darwin died to be opened to the public(неопр.) — 2016. — ISSN 1756-3224; 1354-4322
- ↑ 5,0 5,1 Oxford Dictionary of National Biography (ингл.) / C. Matthew — Oxford: OUP, 2004.
- 12 февраль көнне туганнар
- 1809 елда туганнар
- РУВИКИ:Агымдагы олы яшьтәге шәхесләр турында мәкаләләр
- 19 апрель көнне вафатлар
- 1882 елда вафатлар
- «РУВИКИ:Татар телендә имзаланмаган РУВИКИ.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча геологлар
- Әлифба буенча фәлсәфәчеләр
- Әлифба буенча язучылар
- Эволюционистлар
- Бөекбритания биологлары
- Биологлар