Чиркәсләр
Черке́слар (үз аталышы: адыгэ) — адыгэ халыкларының бер төре, нигездә Карачай-Черкес Җөмһүриятендә яшиләр. Саннары якынча 61 мең кеше. Кабарда һәм адыгэлар кебек үк үзләрен борынгыдан «адыгэ» дип атап йөртәләр. Шулай ук Якын Көнчыгыш илләрендә дә яшиләр. Монда алар XIX гасыр урталарында күчәргә мәҗбүр булалар. Черкес атамасы белән анда барлык адыгэлар, абхазлар һәм кайчак башка халыклар да берләштерелә.
Шулай ук карагыз
- «Нальмэс» — Адыгеяның дәүләт «Нальмэс» академия халык биюе ансамбле.