Чехия

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Чех Җөмһүрияте
чех. Česká republika
Flag of the Czech Republic.svg Чехия илтамгасы
Байрак Илтамга
Шигарь: «Pravda vítězí
(«Хакыйкать тантана итә»)»
Чехия милли гимны
EU-Czech Republic.svg
Рәсми тел чех теле
Башкала Прага
Президент
Премьер-министр
Андрей Бабиш[1]
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

78 866 км²
2
Халык тыгызлыгы
10 512 419[2]
10 505 564 кеше
ТЭП
  • Барлыгы (2009)
  • Кеше башына


ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

250 681 000 000 ± 500 000[4] $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg 0,873[5] (бик югары
Акча берәмлеге Чех корунасы
(CZK, код 203)
Интернет-домен .cz
ISO коды CZ
ХОК коды CZE
Телефон коды +420
Сәгать кушаклары UTC+01:00
Җини коэффициенты 25,3[6]
Балигъ булу яше 18[7]

Че́хия (Үзәк Европада урнашкан дәүләт. Төньякта Ләхстан, төньяк-көнбатыш һәм көнбатышта Алмания, көньякта Австрия, көнчыгышта исә Словакия белән чиктәш. Чикләрнең гомуми озынлыгы — 1 880 км. Илнең башкаласы — Прага каласы. Хәзрге Чехия составына түбәндәге тарихи өлкәләр керәләр: Боһемия (чех. Čechy), Моравия (чех. Morava) һәм Чех Силезиясе (чех. české Slezsko). Элек Боһемия Чех кыйраллыгының үзәге булган.

1999 елдан Чехия НАТО әгъзасы, 2004 елдан ул Европа Берлегенә керә.

География

Чехия — Үзәк Европада урнашкан дәүләт. Төньякта Ләхстан, төньяк-көнбатыш һәм көнбатышта Алмания белән, көньякта Австрия белән, һәм көнчыгышта Словакия белән чикәтш. Чикләрнең гомуми озынлыгы — 1880 километрга тиң. Чехия ландшафтлары бик төрле. Көнбатыш өлешендә (Боһемия) илнең иң биек ноктасы — 1602 м биеклектәге Снежка тавы урнашкан. Көнчыгыш өлеше — Моравия дә шактый калкулыклы һәм нигездә Морава елгасы бассейнында урнашкан; шулай ук Одер елгасы башын үз эченә алган. Диңгезчыгыш булмаган Чехия териториясеннән елгала өч диңгезгә барып кушылалар: Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгезләр.

Тарих

Чехия территориясендә кеше палеолит дәвереннән башлап яши. Безнең эрага кадәр 400-елларда бу бирдә кельтләр, б.э. 1 гасырда кельт кабиләләрнең бойи төркеме яшәгән (Чехиянең латыйн һәм алман исеме Боһемия шуннан чыккан).

Урта гасырлар

Беренче меңъеллык уртасында Чехиядә славян кабиләләре күпчелекне тәшкил итә башлады. 7 гасырда Чехия җирләрендә Само дәүләте, 9—10 гасыр башында Бөек Моравия дәүләт составына кергән. 10 гасырда пәйда булган Прага кенәзлеге башлангыч чех дәүләтенең үзәге булып калды. 1198 елда кыйраллыкка әйләнде. 1310—1437 елларда чех җирләре Люксембурглар династиясе биләмәсе составында булган.

15 гасырның беренче ярымында Чехиядә көчле иҗтимагый-инкыйлаби, милли-азатлык хәрәтләре булып үтте (мәсәлән Гусчылар хәрәкәте). 1526 елда Чехия Һабсбурглар империясе составына мохтарият (автономия) хокукы белән кергән. 1618—20 елларда чех күтәрелешләрне бастырылганнан соң, аның провинциясенә әйләнде. 18 гасырның азагы — 19 гасырның беренче ярымында чех телен, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү өчен милли хәрәкәт үсеш алды. 19 гасырның 30—40 елларында ул сәяси төс ала башлады. 1867 елда Австрия-Маҗарстанның Австрия өлеше составына керде.

Бәйсез дәүләт

1918 елда Австрия-Маҗарстан таркалгач, Чехия Словакия белән берләшеп мөстәкыйль Чехословакия Җөмһүриятене тәшкил иттеләр.

1938 елның октябрь башында Алмания Чехословакиянең Судет өлкәсен, 1939 елның мартта барча чех җирләрене басып алды һәм аны «Боһемия ва Моравия протектораты» бип игълан итте. Икенче бөтендөнья сугышыннан Чехословакия совет тәэсире зонасына эләкте һәм социалистик дәүләтенә әверелде. Фирка җитәкчелегенең либераллаштыру һәм "кеше йөзле социализм"ны булдыру омтылышлары Варшава килешүе дәүләтләре тарафыннан бастырыла.

1992 елның ноябрендә Чехословакия парламенты 1993 елның 1 гыйнвардан чехословак федерациясе туктатылганлыгы турындагы федераль кануны нигезендә Чехия суверен дәүләтенә әверелгән.

Административ бүленеш

Чехиянең административ бүленеше

Чехия 13 крайдан һәм башкаладан гыйбарәт. Крайлар районнарга (okresy) һәм статут шәһәрләренә (statutární město), районнар шәһәрләргә (město) һәм җәмгыятьләргә (obec), статут шәһәрләре шәһәр бүлгеләренә (městský obvod) бүленә. Башкала шәһәр бүлгеләренә һәм шәһәр өлешләренә (městská část) бүленә.

# Край Административ үзәк Халык саны (2011 ел)[8]
A Прага, башкала (Hlavní město Praha) 1 268 796
S Урта Чехия крае (Středočeský kraj) хакимият органнары Прагада урнаша 1 289 211
C Көньяк Чехия крае (Jihočeský kraj) Ческе-Будеёвице 628 336
P Пльзень крае (Plzeňský kraj) Пльзень 570 401
K Карловы Вары крае (Karlovarský kraj) Карловы Вары 295 595
U Устец крае (Ústecký kraj) Усти-над-Лабем 808 961
L Либерец крае (Liberecký kraj) Либерец 432 439
H Градец-Кралове крае (Královéhradecký kraj) Градец-Кралове 547 916
E Пардубице крае (Pardubický kraj) Пардубице 511 627
M Оломоуц крае (Olomoucký kraj) Оломоуц 628 427
T Моравия-Силезия крае (Moravskoslezský kraj) Острава 1 205 834
B Көньяк Моравия крае (Jihomoravský kraj) Брно 1 163 508
Z Злин крае (Zlínský kraj) Злин 579 944
J Высочина (Vysočina) Йиглава 505 565

Дәүләт төзелеше

Чехия — суверен, демократик дәүләт. Гамәләдге конституциясе 1992 елның 16 декабрендә кабул ителгән һәм 1993 елның 1 гыйнвардан көчен кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул парламентның ике пулатлары тарафыннан 5 ел мөддәтенә сайланыла. Канун чыгаручы органы — депутатлар палатасы һәм Сенаттан гыйбарәт парламент. Башкарма хакимият органы — президент тарафыннан тәгаенләнгән хөкүмәт.

Дәүләт гимны

Kde domov můj? 

(Кайда туган йортым?)

Kde domov můj? Kde domov můj?

Voda hučí po lučinách,

bory šumí po skalinách,

v sadě skví se jara květ,

zemský ráj to na pohled!

A to jest ta krásná země,

země česká, domov můj,

země česká, domov můj!

Кайда минем туган йортым?

Сулар ага болыннарда,

Урман шаулый тау-кыяда,

Шау чәчәктә ул язын -

Оҗмахлар кайда тагын!

Гүзәллектә туган йортым,

Чех җирендә учагым,

Чех җирендә учагым.

Дин

2002 елда Чехиядә дини оешмалар статусы турында закон кабул ителә. Алар ике төркемгә бүленә — традицион (махсус хокукларга ия һәм биналарны ремонтлауга, руханиларга хезмәт хакы түләүгә бюджеттан акча алучы 26 оешма (2010 еллар башында елына якынча 90 млн доллар) һәм калганнары. 2002 елдан яңа дини берләшмәне теркәү өчен кимендә 300 диндар булырга тиеш. Әгәр тарафдарлары Чехия халкының 0,1 % ын тәшкил итсә һәм теркәлгәннән соң илдә 10 ел эшләсә, яңа дини берләшмә традицион статуска (һәм «махсус хокукларга») ия була ала. 2015 елдан чиркәү никахы Чехиядә дәүләт тарафыннан таныла. Дин тотучыларның күбесе — католиклар (ил халкының 10,4 % ы), икенче урында протестантлар (0,8 %), православие дине вәкилләре (халыкның 0,2 % ы, 20 533 кеше), мөселманнар 15 мең кеше (0, 15 %), буддистлар 6 817 кеше. Ил халкының 34,5 % ы бернинди дә дин тотмый[9].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр