Чжуаннар
Чжуаннар (чжуан. Bouxcuengh/BouчCueŋƅ, бучжуан, шулай ук бубу, буи, бунун; кыт. гад. 壮族, пиньинь: Zhuàng Zú) - буи халкына якын торучы Көньяк Кытайның җирле халыкларының берсе. Кытайның рәсми танылган 56 халкының берсе булып, аның иң күпсанлы милли азчылыгы булып тора.
Халык саны (2000 елга) - 16 178 811 кеше. Күбесе Гуанси вилаятендә тора, монда саннары - 14,24 млн, Юньнаньда - 1,14 млн, ә Гуандунда 570 меңләп яшиләр.
Бүген рәсми кулланылучы «чжуан» этнонимы XIII гасырда барлыкка килсә дә, Кытайда 1964 елда гына рәсми кабул ителә. Аннан башка чжуан халкының тагын 20ләп атамасы бар.
Пәрәвездә
- The Zhuang: A Longitudinal Study of Their History and Their Culture, by Jeffrey Barlow 2007 елның 6 февраль көнендә архивланган.