Чистай сәгать заводы

«Восток» Чистай сәгать заводы (рус. Чистопольский часовой завод «Восток») — Чистай шәһәрендә урнашкан завод. Моношәһәрнең шәһәр булдыручы ширкәте булып тора. Хезмәт батырлыгы предприятиесе (1941—1945 еллар)[1].

Тарих

Заводның тарихы 1941 елда башланган — ноябер аенда Чистайга баржа белән күчерелгән Икенче Мәскәү сәгать заводының җиһазлары һәм 500 эшче килеп төштеләр. 1942 елның язында завод хәрби максатлы сәгать җиһазларны җитештерә башлаган, ә 1943 елда завод «тынычлы» продукциясе (кул сәгатьләре) җитештерүенә күчкән.

1950—2000-елларда завод продукциясе дистәләрчә күргәзмәләрдә катнашкан һәм күп бүләкләр җыйган.

2010 елда заводны банкрот итеп танылганнар,[2] әмма продукция берничә әүвәл оештырылган завод каршындагы бүлендек ширкәтләрендә җитештерелә.

Тышкы сылтамалар