Чиңдау

Чиңдау, Циндао (кыт. трад. 青島, гад. 青岛, пиньинь: Qīngdǎo, чәүэрҗиң: яшел утрау, алман. Tsingtau) — Кытайның Шәндуң провинциясендә урнашкан шәһәр.

География

Шәһәр Сары диңгез яр буенда, Шәндуң ярымутравында, Пекиннан 555 км ераклыкта урнашкан.

Тарих

1890-елларга кадәр — зур булмаган авыл.

1897 елда Чиңдауны Алмания басып ала һәм аны хәрби-диңгез кальгасенә әверелдерә. Беренче бөтендөнья сугышы барышында Япония тарафыннан басып алынган. Вашингтон конференциясе карары нигезендә Кытайга кайтарылган. 1937—45 елларда янә япон оккупациясе астында булган.

Халык

1990[1] 2000[1] 2010[1]
1 399 184 2 973 189 3 990 942

Икътисад

Транспорт юллары төене. Сары диңгез буендагы эре диңгез порты. Илнең тукымачылык сәнәгате мәркәзе. Машиналар төзү, радиотехника, металлургия, химия, электроника, резина, азык-төлек, күн-тире, цемент сәнәгате кярханәләре бар.

Галерея

Искәрмәләр

Төркемнәр