Чулпан (гәҗит, Петроград-Мәскәү)

Чулпан — иҗтимагый-сәяси һәм әдәби гәҗит. Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты органы. 1918 елның 18 гыйнварыннан 1919 елның 12 мартына кадәр Петроград һәм Мәскәү шәһәрләрендә татар телендә нәшер ителә. Мөхәррирләр – Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Максудов, Мөхәммәтһади Килдебәков.