Чуртан

Чуртан, кайбер очракта чүкә, йә торна балыгы дип тә әйтәләр (лат. Esox lucius) — чуртанлылар гаиләсендәге төче су балыгы. Ауразия белән Төньяк Америка сулыкларында киң таралган. Идель бассейны елгаларында да очрый. Озынлыгы 1,5 м га кадәр һәм 35 кг авырлыкка кадәр җитәргә мөмкин.

Озынлыгы 50-60 см, авырлыгы, гадәттә, 1-2 кг. Яшәвенең 3-4 нче елында җенси җитлегә. Март-апрельдә су температурасы 3-6 °C булганда уылдык чәчә. Үрчемлелеге 3-233 мең бөртек уылдык. 12-15 ел яшиләр. Промысел балыгы.

Чуртан үзеннән кечерәк вак балыклар белән тукланып калмыйча кечкенә чуртаннар белән дә туклана.

Esox Lucius.JPG

Сылтамалар

Төркемнәр