Чын кәккүк читеге

Чын кәккүк читеге (лат. 

) — орхидеячәләр гаиләлегенә караган үсемлекләр төре, 500дән артык төре исәпләнә. Үз исемен бәләкәй башмакны хәтерләткәнгә, ә калган таҗлары туфли тасмаларына охшаганга алган.

Яфраклары 30 см кадәр озынлыкта, яшел төстә, кайвакытта соры төсмерле һәм мәрмәр рәсемле була ала. Сабагы озын булган үсемлекнең яфраклары чиратлашып урнаша. Ул бик кыска булырга да мөмкин, бу очракта анда җиргә якын урнашкан бер генә пар яфрак күренә. Чәчәкләре эре, төрле төстә : сары, ак, пурпур һәм хәтта коңгырт яисә яшькелт булырга да мөмкин. Алар бал кортларын җәлеп итә торган хуш исле дә. Таҗлар капчык сыман тезелгәннәр, шул ук вакытта берничә таҗ яфраклары бутонны әйләндереп алалар һәм туфли тасмасы кебек күренәләр. Кайвакыт бизәлгән чәчәкләрне дә очратырга була. Андый чәчәкләр тапларга ия .

Венера башмакларын урманнарда төркемнәр белән очратырга була. Мүкләр һәм агачлардан күләгәләр булган җирдә, бик якты булмаган урыннарда да күп алар. Күп төрләр Кытайда, Россия һәм Төньяк Америкада үсә.

Үрчү орлыклар белән яки вегетатив (тамырчалар ярдәмендә) була ала. Беренче өч елда җир астында үсә. Дүртенче елда беренче яшел яфрак үсә. 15-17 елдан, уңайлы шартларда 8 елдан соң чәчәк ата. Ул бөҗәкләр белән серкәләнә. Шулай ук венера башмагы Кызыл китапка кертелгән.

Бу чәчәк турында легендалар да бар. Венера урманда йөргән. Аны чәчәкләр, агачлар күреп бик шатланганнар. Венера озын юлдан соң арыган һәм утырып торырга уйлаган. Аяк киемен дә салып куйган. Ләкин кайтырга чыкканда, башмаклары турында оныткан. Һәм алар матур чәчәккә әверелгәннәр.

Төркемнәр