География
Шәһәр Кытайның көньяк-көнбатышында, Минҗаң елгасында урнашкан.
Тарих
Б.э.к. 4 гасырда барлыкка килгән. 221 — 263 елларда Шу патшалыгы башкаласы, 908―965 — Хоу Шу (Азаккы Шу) патшалыгы башкаласы. В 1644—1646 Җаң Чеңҗоңның фетнәчеләр гаскәре тарафыннан басып алынган. 17 гасырның икенче яртысыннан — Сичүән провинциясенең үзәге.
Икътисад
Чыңду — транспорт юлларның эре төене һәм илнең мөһим сәнәгать мәркәзе. Күп тармаклы машиналар төзү (станоклар, радиоаппаратура, транспорт чаралары), бакыр, әлүмин, химияви ашламаларны эшләп чыгару, агач эшкәртү, металл эшкәртү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате кярхоналаре бар.