Чүкеч (журнал)

Викибирелмәләрдә элемент юк

Чүкеч — иҗтимагый-сәяси, әдәби-сатирик рәсемле журнал. 1906 елның 22 июненнән 1910 елның мартына кадәр Ырынбур шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. Нәшир – Тимерша Соловьёв, мөхәррир – Тимерша Соловьёв, Мәхмүт Алмаев, Зариф Бәшири.

Карикатуралар рәссамнар Орлов, Романов, графиклар Л.Мостафин (псевдоним «Л.М.»), А.Иделбаев (псевдоним «А.И.») тарафыннан ясала, яки башка басмалардан, шул исәптән «Мелла Насреддин» әзәрбайҗан сатирик журналыннан күчереп бастырыла.[1]

Искәрмәләр