Чүл

Файл:Trockenklimate.png
Дөнья харитасында чүлләр

Чүл — тигез өстлекле, үсемлекләрсез һәм махсус фауналы ландшафт төре.

Чүлләр комлы, ташлы, балчыклы була ала. Аерым карлы чүлләрне дә аералар (Антарктида һәм Арктикада — арктик чүлләр). Иң зур һәм мәшһүр чүл — Сахара, ул Африканың төньяк өлешендә ята.

Барлыгы чүлләр 16,5 млн км² мәйданны алалар (Антарктида саналмый), бу коры җирнең 11 %-ы.