Чәтем архипелагы

Ча́тем (ингл. Chatham Islands, маори Wharekauri, мориори Rekohu) — Тын океанның көньяк өлешендәге архипелаг. Яңа Зеландия территориясе (1832 елдан). 10 утраудан гыйбарәт, шулардан иң эре икесендә (Чәтем һәм Питт) кешеләр яши. Административ үзәк — Вайтанги авылы.

Ландшафты сазлык, болын һәм арчанлыклардан гыйбарәт. Халык сарыкчылык һәм балык тоту белән шөгыльләнә. Аурупалылардан иң бернче булып утрауларга 1791 елда инглиз диңгез сәяхәтчесе Уильям Роберт Броутон барып җиткән.

Чәтем архипелагы UTC+12:45 сәгать поясында урнашкан; бу сәгать поясы фәкать биредә генә кулланыла.

Галерея