Чәүкә

Чәүкә (лат. Corvus monedula) — карга кошлар семьялыгыннан каргалар ыругының кошы.

Гәүдә озынлыгы 34–39 см, авырлыгы 175–280 г. Каурыйлар кара төсеннән көмешсыман сорыга кадәр (баш һәм күкрәк). Күзнең төсле катлавы ак диярлек.

Паркларда, бакчаларда, кыяларда төркемнәре белән оялыйлар. Ояны агач куышына ясыйлар. Киң таралган кошлар. Евразия һәм Төньяк Африкада очрыйлар.

Ерак Көнчыгышта чәүкәгә охшашлы даурия чәүкәсе дигән төре таралган. Европа һәм даурия чәүкәләре бергә Coloeus асыругыны тәшкил итәләр.

undefined