Шантар утраулары
Шантар утраулары (рус. Шантарские острова) — Охот диңгезенең көнбатыш өлешендәге 15 утраудан гыйбарәт архипелаг. Русиянең Хабарау крае составында. Мәйданы 2500 км². Иж эре утраулар — Зур Шантар, Феклистов, Кече Шантар, Беличий. Җир йөзе калкулыклардан гыйбарәт. Иң биек җире — 701 м. Катнаш урманнар (акчыршы, даурия карагасы, аян нараты) белән капланган.