Швейцария догасы
“Швейцария догасы” җыры (алм. Schweizerpsalm, фр. Cantique suisse, итал. Salmo svizzero, ром. Psalm svizzer) – Швейцария Конфедерациясенең дәүләт гимны.
Тарих
1961 елда Швейцариядә дәүләт гимны буларак кулланыла башлаган җыр 1841 елдан бирле билгеле. Монах һәм музыкант Альберих Цвиссиг (Alberich Zwyssig) аның көен, чиркәү җыры рәвешендә һәм “Diligam te Domine” (“Мин яратам Сине, Ходай”) исемен куеп, 1835 елда ук иҗат иткән булган.
Алты елдан соң бу көйгә ярашлы шигырь дә табылган, аны Цвиссигның танышы Леонард Видмер (Leonhard Widmer) алман телендә язган. Шуннан соң монах элегрәк үзе чыгарган көйне тагын бер кат, бу юлы инде чын гимн буларак эшкәрткән һәм аңа “Schweizerpsalm” (“Швейцария догасы”) дип исем куйган.
Яңа җыр тиз арада популяр булып киткән, аны илдәге барлык телләргә (француз, итальян, ретороман телләренә) тәрҗемә иткәннәр. Инглиз теленә тәрҗемәсе соңрак, XX гасырда эшләнгән. Әйтергә кирәк, гимн текстының башка телләргә тәрҗемәләре алман чыганагын сүзгә сүз кабатламый: һәркайсы гимнның исемендә билгеләнгән теманы үзгәрәк һәм үзенчәлекле итеп ача. Шигырьләрдәге аермаларны беркем дә тәнкыйтьләми, чөнки мондый күптөрлелек нык камилләшкән демократия иленең бүгенге халәтенә тәңгәл килеп тора. Һәркем күңеленә хуш килгән сүзләрне сайлап ала ала. Дүрт-биш телне өйрәнүне һәм шул телләрдә аралашуны табигый норма дип санаган кешеләр өчен мондый плюрализм бернинди кыенлык тудырмый.
Текстлар
Schweizer Psalm
(алман телендә) Kommst im Abendglühn daher, Ziehst im Nebelflor daher, Fährst im wilden Sturm daher, |
(юлга-юл тәрҗемәсе) Кичке эңгер-меңгердә Күк өртелсә томанга, Бураннар кар ураса, |
Cantique Suisse
(француз телендә) Lorsqu’un doux rayon du soir Lorsque dans la sombre nuit Des grands monts vient le secours, |
— |
(юлга-юл тәрҗемәсе) Кичен шәфәкъ нурлары Яшен яшьнәсә төнлә, Безнең иминлек – Күктән, |
Psalm svizzer ---------------------------------- Salmo Svizzero
(ретороман телендә) Er la saira en splendur Ti a nus es er preschent Cur la furia da l’orcan |
— |
(итальян телендә) Se di stelle è un giubilo Quando tristi velano Quando rugge e strepita |
Psalm of Swiss
(инглиз теленә тәрҗемәсе, алман тексты нигезендә, рәсми түгел)
When the morning skies grow red
And o'er their radiance shed,
Thou, O Lord, appeareth in their light.
When the Alps glow bright with splendour,
Pray, free Swiss, Pray,
For you feel and understand,
For you feel and understand,
That he dwelleth in this land.
That he dwelleth in this land.
In the sunset Thou art nigh
And beyond the starry sky,
Thou, O loving Father, ever near
When to Heaven we are departing,
Joy and bliss Thou'lt be imparting,
For we feel and understand
For we feel and understand
That Thou dwellest in this land.
That Thou dwellest in this land.
When dark clouds enshroud the hills
And gray mist the valley fills,
Yet Thou art not hidden from Thy sons.
Pierce the gloom in which we cower
With Thy sunshine's cleansing power
Then we'll feel and understand
Then we'll feel and understand
That God dwelleth in this land.
That God dwelleth in this land.
Towards us in the wild storm coming,
You yourself give us resistance and stronghold,
You, almighty ruling, rescuing!
During horror and nights of thunderstorms
Let us childlike trust Him!
Yes, we feel and understand;
Yes, we feel and understand;
That God dwelleth in this land.
That God dwelleth in this land.
Гимн һәм сүз-гамәл иреге[1];[2];[3]
“Швейцария догасы” халык күңеленә барып ирешкәч, аны гомумдәүләт гимны итеп раслау тәкъдимнәре торган саен арта барды. Бу сөреш 1894-1953 еллар арасында бигрәк тә көчле булды. Ләкин Швейцария бундесраты аларны гел кире кагып килде. Күпмилләтле һәм күпмәдәниятле илдә гомуммилли гимн “югарыдан” иңдерелгән декрет белән кертелә алмый, аны халык үзе сайлап алырга тиеш, дигән сылтау белән. Шул ук вакытта, “Швейцария догасы” белән беррәттән, Бөекбританиянең God Save the Queen гимны көенә җырлана торган “Rufst du, mein Vaterland” (“Ватаным, син чакырсаң”)[4] җыры да бик популяр иде. Аның текстын шагыйрь Йоһанн Рудольф Висс (Johann Rudolf Wyss) язган. Аны хәтта рәсми чараларда да башкара башлаганнар. Ләкин бу чаралар Бөекбритания белән бергә үткәрелгән очракта, бер үк гимнны ике тапкыр уйнау кайвакыт дипломатик низагларга да сәбәп булган. Бу исә “Швейцария догасы”ның абруен тагын да ныгыткан.
Ниһаять, 1961 елда бундесрат, “Швейцария догасын”, бу бит бары тик ил ватандашлары тарафыннан гына иҗат ителгән күркәм әсәр дип, рәсми чараларда куллана башларга рөхсәт биргән һәм аны ахыргача раслар алдыннан өч еллык сынау мөддәте билгеләгән. Бу вакыт үткәч, илнең алты кантоны иске-яңа гимнга каршы чыккан, унике төбәк аны хуплаган, ә җидесе сынау мөддәтен тагын да озайтырга тәкъдим иткән. Шул сәбәпле бундесрат “дога”ны вакытлыча гимн дип кенә расларга мәҗбүр булган.
1981 елның 1 апрелендә, вакыт үтеп тә, альтернатив гимн проектлары тәкъдим ителмәү аркасында, “Швейцария догасы” рәсми гимн итеп расланган, ә “Ватаным, син чакырсаң” җыры бөтенләй гамәлдән чыгарылган.
Һәм шуның белән “дога”ны хуплау сөреше... кире якка таба борылды. Хәзер инде, бөтенләй үзгә, яңабаштан эшләнгән гимн булсын, дигән теләкләр торган саен ешрак ишетелә. Янәсе, архаик “дога” нык искергән, үтә күперенке һәм диндарлык рухы белән кирәгеннән артык сугарылган, ул замана чынбарлыгын һәм илдәге үзгәрешләрне чагылдырмый башлады инде. Мондый “дәлилләр”не бигрәк тә илнең социал-демократлар фиркасе һәм аның йогынтысында хәрәкәт итүче иҗтимагый оешмалар күтәреп чыга.[5]
2004 елда “Швейцария догасы”ның яңа версиясе тәкъдим ителде, аның тексты авторы – Ульрике Питтнер (Ulrike Pittner). Шул ук елда музыкант Роланд Цосс (Roland Zoss) “Härzland” музыкаль төркеме белән бергә үтә заманча гимн үрнәген чыгарды, аның тексты илдә рәсми статуска ия булган дүрт тел сүзләрен үзара буташтырып язылган. Көе "дога"дан алынган.
Хәер, мондый текстлар тагын да бар икән. Менә шуларның берсе (беренче өч юлы — алман телендә, аннары — ике юл француз телендә, калганнары — итальян һәм ретороман телләрендә):[6]
Weisses Kreuz auf rotem Grund,
unser Zeichen für den Bund:
Freiheit, Unabhängigkeit, Frieden.
Soyons forts et solidaires,
que l’entente nous éclaire.
Per mintgin la libertad
e per tuts l’egualitad.
La bandiera svizzera,
simbolo di pace ed unità.
Мәгънәви тәрҗемәсе:
Кызыл иңдәге ак хач –
Бердәмлегебез билгесе:
Ирек, Бәйсезлек һәм Тынычлык.
Көчле һәм теләктәш булыйк,
Рухландырсын безне татулык.
Ирек – һәркайсыбыз өчен,
Гаделлек – барыбыз өчен.
Швейцария байрагы –
Тынычлык һәм бердәмлек символы.
Дөрес, бу текстта, бер караганда, яңалык юк та кебек: ул Швейцария Конфедерациясе Конституциясе преамбуласының бераз кыскартылган һәм шигъри калыпка салынган варианты гына. Ләкин бу тәңгәллек "яңа гимнчылар" кулында өстәмә дәлилләрнең берсе булып тора. Алар, гомумдәүләт гимнында бер генә куплет булырга тиеш, дип саный. Катнаш текст белән бергә, бер генә рәсми телне дә кимсетмәс өчен, югарыдагы тугызъюллык аларның барысына да тәрҗемә ителгән.
Биредә – гимн проектының алман телендәге тексты һәм башкарылуы:[7]
Weisses Kreuz auf rotem Grund,
unser Zeichen für den Bund:
Freiheit, Unabhängigkeit, Frieden.
Offen für die Welt, in der wir leben,
woll'n wir nach Gerechtigkeit streben.
Frei, wer seine Freiheit nützt,
stark ein Volk, das Schwache stützt.
Weisses Kreuz auf rotem Grund,
singen wir gemeinsam aus einem Mund.
Мәгънәви тәрҗемәсе:
Кызыл иңдәге ак хач –
Бердәмлегебез билгесе:
Ирек, Бәйсезлек һәм Тынычлык.
Дөньяга күңелебез ачык,
Гаделлеккә омтылганбыз.
Үз иреген кадерләгән кеше – азат,
Көчсезгә иң куйган халык – көчле.
Кызыл иңдә – ак хач, дип
Җырлыйбыз бергә кушылып.
2006 елда үзен оппозиция буларак тәкъдим итә торган көчләр “Швейцария милли гимны гамәли комитеты” (алм. Aktionskomitee Schweizer Nationalhymne) исемле гомумфедераль оешма төзеделәр.
2014 елда “Швейцария гомумфайда җәмгыяте” (алм. Schweizerische Gemeinnützige Gesellschaft — SGG) исемле иҗтимагый оешма илнең яңа гимнына бәйге игълан итте. Соңгы мәгълүматлар буенча, яңа гимн проекты буларак 208 тәкъдим кергән инде.[2] Яңа текстларның күбесе "дога" көенә җырлана, ләкин башка популяр һәм махсус иҗат ителгән яңа музыкага нигезләнгәннәре дә бар.
Шунысы кызык ки, SGG сәхифәсендә тавыш бирүчеләр тарафыннан әлегә иң яхшысы дип табылган текстны (югарыдагы, алман телендә генә язылган "Weisses Kreuz auf rotem Grund...") Цүрихта яшәүче 62 яшьлек Вернер Видмер (Werner Widmer), моннан 125 ел элек "Швейцария догасы"ның авторы булган кешенең фамилиядәше, язган.[8] Тавыш бирүчеләрнең 45 проценты аны гамәлдә булган гимн текстыннан яхшырак дип саный, 24 проценты – начаррак дип. Калган 31 проценты... элеккеге "Rufst du, mein Vaterland"ны кире кайтарырга тели.[9]
Тормышлар бөтен булгач, хәл ителә торган проблемнар да яңа гимн булдырудан артмый. Бундесрат исә әлегә бу ымсынуларны кире кагып килә. Сөреш дәвам итә...
Сылтамалар
- ↑ https://de.wikipedia.org/wiki/Schweizerpsalm
- ↑ 2,0 2,1 https://de.wikipedia.org/wiki/Schweizerische_Gemeinn%C3%BCtzige_Gesellschaft
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-05-28, retrieved 2016-05-06
- ↑ https://www.youtube.com/watch?v=YRrwHtlk46Q&list=RDYRrwHtlk46Q#t=17
- ↑ https://www.kath.ch/newsd/neue-nationalhymne-weisses-kreuz-auf-rotem-grund-siegt-im-wettbewerb/
- ↑ https://www.youtube.com/watch?v=gbCQedh6DBI
- ↑ https://www.youtube.com/watch?v=ov7dbmQlnU0&feature=youtu.be
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-04-15, retrieved 2016-05-06
- ↑ http://www.watson.ch/Schweiz/articles/871879750-Eidgen%C3%B6ssisches-Volksmusikfest-2015--Neue-Nationalhymne-soll-%C2%ABWeisses-Kreuz-auf-rotem-Grund%C2%BB-heissen