Шпинат

Канында эритроцитлары аз булган, аз кислоталы гастриттан интеккән кешеләргә файдалы. Шпинат организмнан шлакларны чыгара, эчәклек перистальтикасын яхшырта һәм аның функциясен яңарта. Аның составына А, С, Э, Е, В1 В2, В6, К, РР витаминнары бар. Шулай ук натрий, тимер, магний, кальций, фтор, фосфор, цинк, калий кебек микроэлементлар, фолий кислотасы, антиоксидантлар бар. Е витамины булганга, ул актив антиоксидант санала, күзәнәкләрне вакытыннан иртә картаюдан саклый.

Бу витамин эмбрион үсешенә яхшы тәэсир итә, бала төшү куркынычын киметә. Шуңа күрә йөкле хатыннарга, диетада утырып хәлсезләнгән ха­ тын-кызларга юкка гына шпинат тәкъдим итмиләр.

Шпинат нерв һәм капилляр системаларын ныгыта, склерозга каршы тәэсир итә. Сөяк ясалуга ярдәм итүче минераль тозлары булганга, акрын үскән балаларга П витамины белән бергә шпинат та билгелиләр.

Бу яшелчәне подаградан интегүчеләргә, бөер һәм бавыр авырулары бул­ ган кешеләргә кулланырга киңәш ителми. Тагын шуны да хәтердә тотарга кирәк: шпинат 24-48 сәгатькә кадәр сакланса, анда азот тозлары барлыкка килергә мөмкин. Ә алар сулыш процессыннан бик күп кан тәнчекләрен чы­ гарырга мөмкин. Ә бу үз чиратында тын бетүгә, эч китүгә, косуга, кечкенә балаларның тән тиресе күгәрүгә китерергә мөмкин. Азот тозлары ясалуны акрынайтыр өчен, шпинатка шикәр өстәргә кирәк.

Шпинат кулланыла торган халык рецепты.

Ангина, тонзиллит, ларингит белән авырганда, көненә берничә тапкыр түбәндәге төнәтмә белән тамак төбен чайкарга була. 2 аш кашыгы чи яшел шпинатка ярты литр кайнап торган су салыгыз. 10 минут сүрән утта тотып, 2 сәгать төнәтегез. Аннан соң сөзегез һәм шпинатның сыекчасын төнәтмәгә сыгыгыз. Көненә 3 тапкыр җылы килеш тамак төбен чайкагыз.

Азканлылык, шикәр диабеты, гипертония, атеросклероз, авитаминоз булганда, 1 стакан кайнар суга вакланган 1 аш кашыгы шпинат салырга һәм ярты сәгать төнәтергә кирәк. Сөзәргә һәм көненә 4 тапкыр 1/4 стакан күләмендә эчәргә.

Метеоризм борчыганда һәм эчәклектә сүлпән перистальтика булганда,

200 мл суга 10 г чи шпинат яфраклары салып әзерләнгән төнәтмәне җылы' килеш көненә 2 тапкыр 100 әр мл эчәргә.

Матдәләр алмашы бозылганда, эч кипкәндә, гиповитаминоз, метеоризм булганда, вакланган чи үләнне 1 стакан кайнар суга салырга. 10 минут сүрән утта тоткач, 1 сәгать буе төнәтергә. Сөзәргә, пешкән шпинатны сыгып, сыекчасын төнәтмәгә агызырга. Ашарга ярты сәгать кала, көненә 4 тапкыр 1/4 стакан күләмендә эчәргә кирәк.

Искәрмәләр

  1. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  2. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 25(2) / за ред. H. W. Kung, Ц. Чжопо — 1979. — Т. 25(2). — С. 46.
  3. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  4. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  5. 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 452. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  6. Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 1027.

Төркемнәр