Шри Ауробиндо
Шри Ауробиндо | |
бенг. অরবিন্দ ঘোষ | |
Туган көне | |
---|---|
Вафат көне | |
Ил | |
Култамагасы | |
Шри Ауробиндо (Бенгаль телендә: শ্রী অরবিন্দ), (Инглиз телендә: Sri Aurobindo); туганда исеме: Ауробиндо Гхош (Бенгаль телендә:অরবিন্দ ঘোষ), (Инглиз телендә:Aurobindo Ghosh (Ghose); (1872—1950) — йогин, Интеграль йогага нигез салучы.
Шри Ауробиндо
Иртә еллары һәм Кембриджта укуы
Ауробиндо Гхош 15 августында туган. Аның әтисе, доктор Кришна Дхан Гхош, Бенгалиядә Рангапурның даирә хирургы булган, әнисе Сварналата Деви, Брахмо-самадж дини-реформаторлык җәмгыятенең эшчәне Раджнараян Басуның кызы булган. «Aurobindo» исеме Санскрит килеп чыгышлы, «अरविन्द» (aravinda), Санскрит телендә «арави́нда» дип әйтелә һәм «лотос» дигән мәгънәдә. Англиядә булганда, Ауробиндо исемен «Aravinda» дип язган, Бародада — «Aravind» яки «Arvind», ә Бенгалиягә күчкәч — «Aurobindo» (инглиз «au» хәрефтезмәсе бары тик «о» дип әйтелә). Бенгаль фамилиясе «Ghose» дип әйтелә — һәм Инглиз телендә гадәттә — «Ghosh» дип языла да («Гош» дип әйтелә); Инглиз академик чыганакларында Шри Ауробиндо исеме еш «Arabindo Ghosh» төрендә очрый. Тумыштан бирле аңа икенче Инглиз исеме дә бирелгән булган. Ике үз туганнары белән ул Инглиз мәдәнияте рухында тәрбияләнгән булган. Биш яшендә Дарджилингта Ирландия монастырь мәктәбенә йөри башлаган. Ике елдан соң (Патша колледжында белем алуын тәмамлаган. Нәтиҗәдә Ауробиндо камил итеп борынгы грек телен, латин телен, инглиз телен һәм француз телләрендә сөйләшкән, немец, итальян һәм испан телләрендә укыган. Аның багажында, шуннан соң Ауробинда гомер буена кулланган инглиз телендә оста итеп язылган шигырьләр, поэмалар, пьесалар.
Һиндстанга кайту һәм милли бәйсезлек өчен көрәш
Көнбатыш белемен алып һәм Һиндстанда кайтып (1893 елда), Шри Ауробиндо үзен Санскрит телен, хәзерге Һинд телләрен, фәлсәфи системаларны һәм Һиндстанның борынгы изге китапларын — Упанишадалар, Веда өйрәнүгә багышлаган.
Шуннан соң 13 елда Шри Ауробиндо Барода шәһәре (хәзер Вадодара), хөкүмәтендә төрле вазифалар башкара, биредәге университетында инглиз һәм француз әдәбиятын укыта, ә 1906 елда Калькуттага күчә, анда ул Милли колледжның ректоры булып китә. Һиндстанда беренче көннәреннән бирле Шри Ауробиндо бертуктаусыз илдә сәяси халәтне күзәтә. 1905 елда Бенгалияне беренче бүлүдән соң Шри Ауробиндо ачык рәвештә Һинд милли-азатлык хәрәкәтенә кушыла. Сигез ел эчендә (1902—1910) ул актив рәвештә илнең сәяси тормышында катнаша, бу ике мәртәбә аны соңыннан аклану белән арестларга китерә.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Shri Aurobindo // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ SELIBR — 2012.
- 15 август көнне туганнар
- 1872 елда туганнар
- 5 декабрь көнне вафатлар
- 1950 елда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча лингвистлар
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- Әлифба буенча тәрҗемәчеләр
- Әлифба буенча фәлсәфәчеләр
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Һиндстан лингвистлары
- Һиндстан шагыйрьләре
- Һиндстан тәрҗемәчеләре
- Һиндстан фәлсәфәчеләре
- Һиндстан язучылары
- Һиндстан сәясәтчеләре
- РУВИКИ:Параметрларсыз калыплар
- Һинд дине
- Һинд дине шәхесләре