РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Квант механикасы
|
|
Билгесезлек принцибы
|
Математик нигезләр
|
Тәҗрибәләр
|
Дэвиссон — Джермер тәҗрибәсе · Поппер тәҗрибәсе · Штерн — Герлах тәҗрибәсе · Юнг тәҗрибәсе · Белл тигезсезлекләрен тикшерү · Фотоэффект · Комптон эффекты
|
Тигезләмәләр
|
Паули тигезләмәсе · фон Нейман тигезләмәсе · Блох тигезләмәсе · Линдблад тигезләмәсе · Һейзенберг тигезләмәсе
|
Аңлатмалар
|
Копенгаген аңлатмасы · Яшерелгән параметрлар теориясе · Күпгаләм аңлатмасы
|
Теория үсеше
|
Квант электродинамикасы · Глэшоу — Вайнберг — Салам теориясе · Квант хромодинамикасы · Стандарт моделе · Квант гравитациясе
|
Катлаулы темалар
|
Барлык теориясе
|
Билгеле галимнәр
|
Йордан · Фок · Фейнман · Бом · Эверетт
|
|
Шулай ук карагыз: Портал:Физика
|
"Шрөдингер мәчесе" тәҗрибәсе
"Шрөдингер мәчесе" тәҗрибәсе аңлатмасы
Шрөдингер мәчесе (tat.lat. Şrödinger mäçese ) - уйдагы тәҗрибә объекты, Эрвин Шрөдингер тарафыннан квант механикасын тәнкыйтләү өчен тәкъдим ителгән, субатом системадан макроскопик системага күчергәндә кыенлыкларны һәм чикләрне күрсәтә.
Тәҗрибә нигезе
Уйдагы тәҗрибә буенча бер мәче тартмада утыра. Тартма эчендә радиоактив атом төше һәм агулы газ бар. Тәҗрибә үзлекләре буенча бер сәгатьтә төшнең таркалышы ихтималлыгы 50%. Әгәр төш таркалса, агулы газ чыга һәм мәче үлә. Төш таркалмаса, мәче исән кала.
Тартма ачканчы, Квант кушуы буенча атом төше (димәк мәче) 50% ихтималлыгы белән "төш таркалган, мәче үлгән" халәтендә, 50% ихтималлыгы белән "төш таркалмаган, мәче исән" халәтендә була. Шулай итеп мәче үле дә түгел, исән дә түгел икән.
Шушы парадокс субатом системадан макроскопик системага күчергәндә барлыкка килә. Ләкин макроскопик дәрәҗәдә квант механикасы Квант кушуы мәсләге кулланырга ярамый, парадокс чишелә. Дөрес дулкынча халәт "мәче-детектор-төш"-системасында сайлана, "мәче-кеше"-макроскопик системасында сайланып булмый (Төш-субатом, кеше-макроскопик дәрәҗә). Бу Копенһаген аңлатмасы дип исемләнә.
Шрөдингер мәчесе мәдәнияттә
"Шрөдингер мәчесе" парадоксы юклыгына карамастан, "Шрөдингер мәчесе" мәдәнияттә мәшһүр. "Шрөдингер мәчесе" истәлегенә музыкаль фестивальләр, рәсемнәр, китаплар, фотоярышлар бар. Пәрәвездә "Шрөдингер мәчесе" - көлке рәсемнәре (мемы) бар.
Шрөдингер мәчесе әдәбиятта
- Роберт Хайнлайн «Кот, проходящий сквозь стены».
- Терри Пратчетт «Кот без дураков».
- Ф. Гвинплейн Макинтайр «В няньках у котика Шрёдингера».
- П. Б. «История одного эксперимента».
- Фредерик Пол «Нашествие Квантовых Котов».
- Николай Байтов «Кошка Шрёдингера».
- Грег Бир «Чума Шрёдингера».
Шулай ук карагыз
Әдәбият
- Блохинцев Д. И. Основы квантовой механики. 5-е изд. Наука, 1976. — 664 с.
- Боум А. Квантовая механика: основы и приложения. М.: Мир, 1990. — 720 c.
- Дирак П. Принципы квантовой механики. 2-е изд. М.: Наука, 1979. — 480 с.
- Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Квантовая механика (нерелятивистская теория). — Физматлит, 2008. — 800 с. — («Теоретическая физика», том III). — 3000 экз. — ISBN 978-5-9221-0530-9
- "Шрёдингер ходил по комнате в поисках нагадившего котёнка, а тот сидел в коробке ни жив, ни мертв." Шигъри ярыш.