Шәхси кемлек

Мин төшенчәсе, Кемлек (иҗтимагый фәннәр), Үзаң, Үзбәяләү һәм Үзбилгеләү төшенчәләре белән бутамагыз.

undefined

Фәлсәфәдә, шәхси кемлек (шулай ук шәхси кемлекнең идентификациясе яки шәхесне идентификацияләү ) — шәхеснең үз-үзенә таба мөнәсәбәте турындагы сорауга җавап.

Үз-үзен шәхес буларак тануның табигате яши биргән теорияләрнең берсе белән дә тулысынча аңлатылмый. Шәхеснең кемлеге турындагы сорауга җавап биргәндә, замандаш фәлсәфәчеләр күбрәк релятивизм теориясенә яки лингвистик билгесезлек мәсләгенә мөрәҗәгать итәләр.[1].

Билгеләмә

Идентификацияләү турындагы сорау — предметның үз-үзенә таба мөнәсәбәте мәсәләсе. Шулай ук, шәхси кемлекне идентификацияләү шул ук мөнәсәбәт, ләкин шәхесләргә карата.

Сорауның мантыйк ягыннан тасвирланмасы:

a = b булганда ∀t (P(a, t) ↔ P(b, t))

Вакытның t0 мизгелендәге шәхесне нәрсә аркасында t1 мизгелендәге шәхес белән бер икәнен расларга була?

Башкача әйткәндә: «Каралган объектны (субъектны) уникаль ясаучы, табигать кануны яки мантыйкка кебек тышкы көч тәэсире астында „үзгәртелә алмаган“ нәрсә бармы[2]

Бу сорау өстендә уйлаган күп фәлсәфәчеләр, шәхеснең ничек вакыт аркылы сакланыла алуын аңларга, ягъни шәхеснең төп аспектларын (кирәкле һәм җитәрлек шартларны) билгеләргә теләгәннәр иде.[3] Бу мәсьәләдә тарихи яктан тәнгә, психологияга[4] һәм мийгә[5] бәйле критерийлар барлыкка килделәр.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Johnston, Mark, Hempel Lectures, Princeton University [ингл.]
  2. Этот вопрос был затронут А. Азимовым (Двухсотлетний человек) и О. Брайном (Искусственный разум)
  3. Stanford Encyclopedia of Philosophy [ингл.]
  4. Nozick, «Personal Identity Through Time», Personal Identity (Martin & Barresi), Blackwell (2006) [ингл.]
  5. Williams, «The Self and the Future», Personal Identity (Martin & Barresi), Blackwell (2006) [ингл.]