Ындыр ае
Ындыр ае (tat.lat. Indır ayı) - татар дәверлегендә алтынчы ай [1].
Ындыр ае Милади тәкъвим буенча 21 августтан 21 сентябрьгә кадәр сузыла.
Сентябрь аена туры килә диярлек.
Ындыр ае (21.8-21.9) – Идел-Урал төрки халыкларында, Урак аенда җыеп алган игенне ындыр табагында эшкәртү чоры. Татар-башкорт һәм себер төркиләренең яшүсмер һәм егетләре бу айда өмәгә йөреп ындыр табагында көлтә сукканнар.
Татар тәкъвиме айлар исемнәре | |||||||||||
Кырлач ае | Акман ае | Бушай | Яңарыш ае | Сабан ае | Черешмә ае | Печән ае | Урак ае | Ындыр ае | Билек ае | Каракөз ае | Керәү ае | |||||||||||
Һиҗри тәкъвим | Шәмси тәкъвим | Милади тәкъвим |