Элси Клюс Парсонс

Э́лси Клюс Па́рсонс (ингл. Elsie Clews Parsons; 27 ноябрь,1875 ел, Нью-Йорк[3]- 19 декабрь, 1941ел, Нью-Йорк[3][4] - антрополог, этнограф, фольклорчы.

Биография

Элси Уортингтон Клюс 1875 елның 27 ноябрендә Нью-Йоркта туган. Әтисе - Генри Клюс (1834-1923) - икътисадчы, язучы. Әнисе - Люси Мэдисон Уортингтон, абыйсы - Генри Клюс - рәссам.

1896 елда Барнард көллиятен бакалавр дәрәҗәсе белән тәмамлый. 1897 елда-магистр, ә 1899 елда- Колумбия университетыныңфәлсәфә докторы була[3] .

1900 елларда социология белән шөгыльләнә, ә 1910 елдан антропологиягә һәм фольклорга күчә.

1918 елдан алып 1941елга кадәр Journal of American Folklore академик журналының мөхәррире [5] .

1919 елда Нью-Йорк Яңа мәктәбенә нигез сала (ул вакытта Социаль тикшеренүләр өчен яңа мәктәп ) [6] .

1919-1920 елларда Америка фольклор җәмгыяте президенты[6] .

1923-1925 елларда Америка этнологик җәмгыяте президенты [6] .

1941 елда Америка антропологик берләшмәсенең беренче хатын-кыз президенты була, ләкин ул бу вазыйфада берничә ай гына хезмәт итеп кала.1941 ел ахырында вафат була[6].

Аризона һәм Нью-Мексика штатларында, шулай ук Мексикада индеецларны, нигездә, тева, зуни, пуэбло һәм хопи кабиләләрен өйрәнә [3].

Элси Клюс Парсонс 1941 елның 19 декабрендә Нью-Йоркта үлә.

Галим вафатыннан соң Америка этнология җәмгыяте чыгарылыш сыйныф укучыларына «Иң яхшы эссе» өчен "Элси Клюс Парсонс премиясе" н булдыра[7] .

Шәхси тормышы

1900 елның 1 сентябрендә Элси Уортингтон Клюс сәясәтче Герберт Парсонска кияүгә чыга (1869-1925) һәм Элси Клюс Парсонс була [8].

Аларның дүрт бала булган: Элси (1901 — ?), Джон Эдвард (1903 — ?), Герберт (1909 — ?), Генри Макилвейн (1911—2004).

Сайланма хезмәтләре

Социология
    • 1906 — The Family — В этой книге Парсонс призывает к откровенному сексуальному образованию, судебному браку и добрачным сексуальным отношениям.
    • 1913 — Religious Chastity
    • 1913 — The Old-Fashioned Woman — В этой книге Парсонс критикует элитное общество Нью-Йорка, утверждая, что понятие «женщина» — вышедшая из моды категория, не более чем «странный ритуал стариков».
    • 1914 — Fear and Conventionality — В 1997 году переиздано University of Chicago Press ISBN 0-226-64746-3
    • 1915 — Social Freedom
    • 1916 — Social Rule
Антропология
    • 1929 — The Social Organization of the Tewa of New Mexico
    • 1933 — Hopi and Zuni Ceremonialism
    • 1939 — Pueblo Indian Religion — Крупнейшая работа Парсонс, собравшая в себя все её предыдущие исследования на эту тему, а также работы других авторов. Тем не менее, труд омрачён навязчивыми и обманчивыми исследовательскими техниками.
Этнография
    • 1936 — Mitla: Town of the Souls
    • 1945 — Peguche
Фольклор
    • 1923 — Folk-Lore from the Cape Verde Islands
    • 1924 — Folk-Lore of the Sea Islands, S.C.
    • 1933—1943 — Folk-Lore of the Antilles, French and English (в трёх томах)
Репринтлары

Шулай ук кара

  • Рут Бенедикт
  • Маргарет Мид

Искәрмәләр

  1. 1 2 Elsie Clews Parsons // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. 1 2 3 Ogilvie M. B. The Biographical Dictionary of Women in Science (ингл.): Pioneering Lives From Ancient Times to the Mid-20th CenturyRoutledge, 2003. — Vol. 2. — P. 982. — 798 p. — ISBN 978-1-135-96342-2
  3. 1 2 3 4 Criticizing the Elders  [ингл.] на сайте h-net.org
  4. Элси Клюс Парсонс  [ингл.] на сайте cas.usf.edu Архивировано из первоисточника 7 июня 2007
  5. REVOLT, THEY SAID — Elsie Worthington Clews Parsons  [ингл.] на сайте andreageyer.info
  6. 1 2 3 4 Калып:Iw, Альфред Крёбер. Элси Клюс Парсонс  [ингл.] журнал Калып:Iw, Vol. 45, No. 2 (1943), стр. 244—255
  7. «Премия Элси Клюс Парсонс»  [ингл.] на сайте americanethnologist.org
  8. MISS CLEWS IS MARRIED; Wedded to Herbert Parsons in Her Newport Home.  [ингл.] на сайте nytimes.com, 2 сентября 1900

Әдәбият

Сылтамалар