Эльмира Мостафина

Эльмира Әмир кызы Мостафина (рус. Эльмира Амировна Мустафина; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — танылган рәссам, Россия рәссамнар берлеге һәм Санкт-Петербургның акварель белән рәсем-картина ясаучылар җәмгыяте әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2023)[1].

Тормыш юлы

Эльмира Мостафина 1977 елның 27 нче февралендә Чистай шәһәрендә туган.

Чистай шәһәренең 5 нче мәктәбен тәмамлый. 1984—1993 елларда Чистай сәнгать мәктәбендә укый. Эльмира Мостафина 1993—1998 елларда Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укый. 1998—2004 елларда И. Е. Репин исемендәге Россия сынлы сәнгать һәм архитектура институтының графика факультетында белем ала. 2007 елдан башлап аның шәхси күргәзмәләре Санкт-Петербург, Мәскәү, Чикаго шәһәрләрендә оештырыла. Чистай шәһәрендәге 5-нче мәктәбе музеенда да Эльмира Мостафина картиналары урын алган. Рәссамның туган ягына булган мәхәббәте һәм хөрмәте аның картиналарында ачык чагыла. Таланты рәссам Санкт-Петербург шәһәрендә яши.2008 нче елда Эльмира Мостафина РФ Мәдәният министрлыгының, Россия Рәссамнары берлегенең махсус стипендиясенә лаек була. Ул өлкәннәргә һәм балаларга, чит ил кешеләре өчен дә, акварель техникасы буенча мастер-класслар үткәрә.

Искәрмәләр

  1. ↑ О присвоении почетного звания «Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан» [неопр.]. rais.tatarstan.ru (9 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2026.