Эмпедокл
Эмпедокл (бор. грек. Ἐμπεδοκλῆς) (як. б.э.к. 490 — як. 430) — борынгы грек фәлсәфәчесе һәм табибы. Шулай ук сәясәт эшлеклесе һәм шагыйрь дә була.
Хезмәтләре шигъри поэмалар рәвешендә язылган була.
Эшчәнлеге Сицилиядәге Анрагант (Агригент) шәһәрендә уза. Сүзгә оста була һәм Сицилиядә ораторлык буенча мәктәбен ача. Риваять буенча, үзен алла булып олыласыннар өчен Сицилиядәге Этна вулканына сикереп үлә.
340 шигыре сакланып калган «Табигать турында» поэмасы һәм дини эчтәлекле «Чистарынулар» (якынча 100 шигыре сакланган) поэмасы билгеле.
- ↑ Любкер Ф. Empedocles (рус.) // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / под ред. Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга, Ф. Гельбке, П. В. Никитин, В. А. Канский, пер. А. Д. Вейсман, Ф. Гельбке, Л. А. Георгиевский, А. И. Давиденков, В. А. Канский, П. В. Никитин, И. А. Смирнов, Э. А. Верт, О. Ю. Клеменчич, Н. В. Рубинский — СПб.: Общество классической филологии и педагогики, 1885. — С. 468.
- ↑ https://gallica.bnf.fr/ark:/12148/bpt6k34006100 — С. 187.